

СВО яугире Эмиль Ибраһимов – Стәрлетамактан. Ил Президенты Указында әйтелүенчә, ул хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Аңа бүләкне шәһәр хакимияте башлыгы Эмиль Шәймәрданов тапшырган.
“Стәрлетамак үз геройлары белән горурлана!” – дип язган шәһәр мэры үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.
Фото: "Башинформ"