

Жанна Уфаның 5нче шәһәр дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Тыныч тормыш, уңайлы палаталар, гадәти процедуралар — хатын-кызны моны ачык һавадагы окопларга һәм госпитальләргә алыштырырга нәрсә мәҗбүр итә? Җавап гади: мәхәббәт һәм бурыч хисе.
Благовар районының Ямакай авылында туып үскән ире Илдар беренчеләрдән булып мобилизация повесткасын алгач, Жанна озак уйлап тормый. Ул үзенең кыюлыгы белән таң калдыра торган карар кабул итә: ире артыннан махсус хәрби операция зонасына барырга. Башта ЛХРда хезмәт командировкасы була, анда ул Красный Луч шәһәре госпиталендә шәфкать туташы булып эшли. Ләкин бу гына аз булып тоела — Жанна алгы сызыкта ярдәм күрсәтү өчен турыдан-туры медицина взводына күчә.
СВО зонасында өч ел эшләү дәверендә «Жаворонок» йөзләгән солдат өчен чын саклаучы фәрештәгә әверелә. Ул берничә тапкыр үз гомерен куркыныч астына куеп, яралыларны ут астыннан алып чыга һәм стериль операционныйлар булмаган, ә исәп секундларга гына бара торган шартларда перевязкалар ясый.
Аның хезмәте игътибарсыз калмый. Батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Жанна Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы һәм БР Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ә Медицина хезмәткәре көне алдыннан төбәк Башлыгы Радий Хәбиров шәхсән үзе фельдшерны котлый һәм аңа югары дәүләт бүләге — Лука Крымский медален тапшыра. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указына ярашлы, бу медаль белән экстремаль шартларда медицина ярдәме күрсәткәндә фидакарьлекне билгеләп үтәләр.
Фото: "Башинформ"