Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстаннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы 178нче һәм 179нчы гуманитар конвойлар озатылды. Якташ яугирләргә ярдәм дәүләт органнары, муниципалитетлар, шулай ук җәмәгать оешмалары, волонтерлар һәм әлеге эшкә битараф булмаган кешеләр тарафыннан оештырылды.
Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә махсус хәрби операция зонасындагы хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
“Башкортстан диңгезчеләре җыены” төбәк иҗтимагый оешмасының Бүздәк филиалы – Хәрби-диңгез флоты ветераннарын берләштерүче, яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешма. Ул Бүздәк районының иҗтимагый тормышында актив катнаша һәм төрле башлангычларны гамәлгә ашыра, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм өлкәсендә дә. Рамил Локманов җитәкчелек иткән оешма сафында – 74 кеше.
Якташыбыз Рамил Локманов – Ватан алдында бурычын намус белән үтәгән һәм Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән уңышлы эшкуар, Русиянең чын ир-егетләренең ачык үрнәге. Коронавирус пандемиясе чорында Рамил Раил улы такси хезмәте диңгезчеләреннән һәм машина йөртүчеләреннән волонтерлык командасы оештыра. Алар һәр көнне заявкалар кабул итә һәм мохтаҗларга дарулар һәм азык-төлек китерә.
Рамил Локманов Бүздәк районында туган, урта мәктәптән соң Уфа авиация техникумына укырга кергән, Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән. Аннары Сахалинда эшләгән һәм параллель рәвештә читтән торып УДНТУда югары белем алган. 2008 елда туган ягына кайтып, такси һәм автосервис хезмәтен ачкан. Бүген ул “Башкортстан диңгезчеләре җыены” оешмасының Бүздәк филиалы штабы рәисе, эшкуар, дүрт бала әтисе һәм 24 тапкыр махсус хәрби операция зонасына барып, хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәткән кеше. Рамил Раил улы махсус хәрби операциягә ярдәм өчен медаль һәм 2025 елда Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның “Хәйриячелек һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен” мактау билгесе белән бүләкләнгән.
2024 елның сентябрендә Рамил Локманов һәм Урал Җиһаншин башлангычы белән “Башкортстан диңгезчеләре җыены”ның Бүздәк филиалы базасында яңа волонтерлык штабы барлыкка килә. Аның эшчәнлеген оештыру өчен файдалануга бина бирелгән. Бу чорда волонтерлар тарафыннан зур эш башкарылган: күчмә мунча, ике мотоцикл, УАЗ автомобиле, квадрокоптерлар, бензин генераторлары, дизель генераторлары, 70тән артык мич-буржуйка, ике дрон детекторы, төнге прицел һәм башкалар сатып алынган һәм махсус хәрби операция зонасына озатылган. Моннан тыш, сугышчыларга 1000нән артык блиндаж шәме әзерләнгән һәм тапшырылган. Гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен битлекләр үрү буенча осталык дәресләре үткәрелә.
– “Башкортстан диңгезчеләре җыены” төбәк иҗтимагый оешмасының Бүздәк филиалы 2019 елда оешты. 2022 елның маенда республика Башлыгы указы белән Шәйморатов батальоны оештырылды. Оешмадагы егетләр аның составында алгы сызыкка китте. Аларга ярдәм кирәк була башлады, – ди Рамил Локманов. – Башта маскировка челтәрләрен сатып ала идек. Аннары үзебез үрә башладык. Урынбасарым, Бүздәк район советы депутаты Урал Җиһаншин белән “Масксети Щит Уфа” оешмасына барып, өйрәнеп кайттык. Башта икебез гаражда һәм клубта үрдек. Аннары бу эшкә оешмадагы диңгезчеләрнең әниләре, хатыннары, апалары, туганнары кушылды. Хәзер бу эшкә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең әниләре дә кушылды. Бүгенге көндә биредә 14 хатын-кыз челтәр үрә. Район хакимияте безгә шушы бинаны бирде. Башта челтәрне кул белән үрә идек. Мәскәүдә ВДНХда станокны күреп кайттык. Ярым автоматлаштырылган станок ясадык. 2024 елның сентябрендә штабка тантаналы шартларда СВО бурычлары өчен маскировка челтәрләрен үрү станогын тәкъдим иттек.
Әлеге станокның уникальлеге шунда ки, бер челтәрнең үрелү тизлеге кул ысулы белән эшләгәндәгегә караганда күп тапкырга югарырак. Шулай итеп, вакыт кына түгел, кеше ресурслары да экономияләнә, чөнки, кагыйдә буларак, үрү белән өлкән буын волонтерлары шөгыльләнә.
Республикада мондый станок өчәү генә. Ул 30 минутка 3-6 метр үлчәмле бер челтәр үрергә мөмкинлек бирә. Алгы сызыкка шундый үлчәмдәге меңнән артык челтәр озаттык, гомум мәйданы – 17 мең квадрат метр.
Рамил Локманов 24 тапкыр алгы сызыкка гуманитар ярдәм алып барган. 2025 елның октябрендә якташларга алгы сызыкка гуманитар йөк илткәч, Шәйморатов батальоны командованиесе иң актив волонтерларны “СВОга ярдәм иткән өчен” медале белән бүләкләгән.
– Алгы сызыктагы яугирләргә ярдәм кирәк. Алар безне беләләр һәм “көмеш” волонтерларның кайгыртучан куллары белән үрелгән маскировка челтәрләрен көтәләр, – ди Рамил Локманов.
Зилә Диникеева бирегә 2022 елның 5 мартында килгән. 2024 елда 38 яшьлек улы Рим Раил улы алгы сызыкка киткән, Покровка юнәлешендә хезмәт итеп, 2026 елның февралендә батырларча һәлак булган.
– Штабта 2022 елдан челтәрләр үрәбез. Кулыбыздан килгәнчә алгы сызыктагы яугирләргә ярдәм итәбез. Улым Руслан Фәнис улы Хаҗиев 2022 елның 16 сентябрендә контракт төзеп махсус хәрби операциягә китте. Ул алгы сызыкта һәлак булды, 2025 елның ноябрендә алып кайтып җирләдек. Оешма җитәкчесенә һәм коллективтагы иптәшләргә авыр чакта ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Шәйморатов батальоны командованиесе безнең штабта эшләүче 14 хатын-кызны “СВОга ярдәм иткән өчен” медале белән бүләкләде. Без бүләк өмет итеп эшләмибез, ә күңел кушуы буенча ярдәм итәбез, – ди Лилия Хаҗиева.
Моннан тыш, штабта махсус хәрби операция зонасыннан кайтарылган экспонатлардан музей оештырганнар. Алар арасында – бәреп төшерелгән квадрокоптер, танкка каршы кул гранатометы, гильзалар, сапер көрәге, гранаталар, миналар, мина шартлаткычлары, Совет һәм Русия үрнәгендәге каскалар, бронежилетлар, Русия солдаты киемнәре, котелоклар һәм башкалар.
– Гуманитар конвой белән барганда алгы сызыктан үзебезнеке һәм трофей экспонатлар алып кайттым, Уфадагы Хәрби дан музеенда экспертиза үткәрдек. Авыллардан, район үзәге мәктәпләреннән укучылар, кадет сыйныфларында укучылар килә, ярдәм итәләр, – ди Рамил Раил улы.
“Башкортстанның диңгезчеләр җыены”ның Бүздәк филиалы штабын ачу тантанасында “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина катнашкан, оешманың эшчәнлеге белән танышкан, ветеран-диңгезчеләргә һәм волонтерларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдергән.
– Штабка йөргән хатын-кызлар бик тырыш, зур кайгы кичерү, күңелләрендә авыр тойгылар булуга карамастан, бу эштә актив катнашалар. Һәрберсе үз көчен һәм тырышлыгын сала. Алар эшкә йөргән кебек бирегә киләләр. Илебез өчен авыр, зур сынау вакытында бердәм булырга кирәк. Волонтерларга медальләр тапшырылды, бу бүләккә алар барысы да лаек. Республика Башлыгы Радий Хәбиров чыгышында әйтүенчә, барысы да җиңү өчен. Җиңүгә ышанабыз, аңа үз өлешебезне кертергә омтылабыз. Без бердәм, җиңү безнең якта булачак! – ди Урал Җиһаншин.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Бүздәк районы.