+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

БПЛА операторы нинди бурычлар башкара?

«Үзәк» гаскәрләр төркеме составындагы пилотсыз системалар подразделениесе хәрбиләре Ырынбур өлкәсе уку йортлары студентлары белән телемост үткәрде. Алар махсус хәрби операция зонасындагы хезмәтләре һәм көндәлек бурычлары турында сөйләде.

БПЛА операторы нинди бурычлар башкара?БПЛА операторы нинди бурычлар башкара?
БПЛА операторы нинди бурычлар башкара?

Телемостта «Үзәк» гаскәрләр төркеме составындагы 27нче гвардия мотоукчылар дивизиясенең пилотсыз системалар подразделениесе хәрбиләре, Ырынбур өлкәсендәге югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре, шулай ук студентларның хәрби-патриотик берләшмәләре лидерлары катнашты.

Сугышчылар Ватанга хезмәт итүне ни өчен сайлаулары, Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзү үзенчәлекләре турында сөйләде һәм хезмәт вакытында тупланган тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Телемостның төп кунагы - Стәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр колледжының өченче курс студенты Иниль Сөләйманов булды. Академик ял алып, Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән егет хәзер оптик җепселле FPV-дрон операторы булып хезмәт итә.

Иниль махсус хәрби операциядә катнашу турында карар кабул итү сәбәпләре белән уртаклашты, Оборона министрлыгы тарафыннан бирелгән җиһазларны һәм экипировканы күрсәтте, шулай ук хәрби белгечлекне үзләштерү барышы турында сөйләде.

Моннан тыш, хәрбиләр төрле төрдәге дроннарны күрсәтте, аларны куллану үзенчәлекләре һәм хезмәт вакытында алган күнекмәләре турында сөйләде.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас