+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Яугирләр сафында йөрәге кушуы буенча

“Аллигатор” позывнойлы хәрби СВО зонасында иң җаваплы бурычларны башкара.

Яугирләр сафында йөрәге кушуы буенчаЯугирләр сафында йөрәге кушуы буенча
Яугирләр сафында йөрәге кушуы буенча
Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан якташыбыз белән очрашып әңгәмәләшү насыйп булды. “Аллигатор” позывнойлы гвардия лейтенанты 76нчы Псков дивизиясенең 104нче десант-штурм полкында хезмәт итә.

Алик – Кушнаренко район үзәгендә туып-үскән, гимназиядә укыган. Үз мәктәбен, укытучыларын, мәктәп традицияләрен ул әле дә бик яратуын, юксынуын сөйли. “Мәктәптә укытучылар укучыларны патриотик тәрбияләүгә, физик әзерләүгә зур игътибар бирделәр, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләделәр”, – ди ул. Алик спортның ир-егетләр төре – хоккей белән җитди шөгыльләнгән. Булачак һөнәр сайлауда авырлыклар булмаган. Әтисе Мәскүр Мәснәви улы – район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, бертуганы Азат Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлаган. Шулай булгач, Алик та якын кешеләре сукмагы буенча киткән. Эчке эшләр министрлыгы органнарында Алик 15 ел хезмәт иткән, “Намуслы хезмәте өчен” икенче һәм өченче дәрәҗә медальләр белән бүләкләнгән. Майор дәрәҗәсендә эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә карар кылган.
 
– Мин бу карарга төптән уйлап килдем, – диде Алик. – Йөрәгем кушуы буенча махсус хәрби операциягә китәргә булдым. Бу карар минем барлык якыннарым һәм туганнарым өчен көтелмәгән хәл булды.
– Әйе, каршы килдем, үгетләдем, — ди хатыны Светлана. – Өч бала, эш, хәтта башка да сыймады, нишләргә? Ләкин минем ирем карар кабул иткән иде инде, безгә аны хупларга гына кирәк дигән фикергә килдем.
– Яшермим, Аликның контракт төзергә дигән карары аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте миңа, – диде хәрби хезмәткәрнең әнисе Фәнзилә Закир кызы. – Әтисе исә улының махсус хәрби операциядә катнашырга җыенганын сизенгән булган икән. Борчылдык, хәзер дә йокламыйбыз…

2025 елның мартында Алик Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзи.

– Әйберләремне җыйдым да, автобуска утырып, Луганск Халык Республикасы юнәлешендә киттем, – дип дәвам итте якташыбыз. – Сер түгел, мин кайда һәм нинди гаскәрләрдә хезмәт итәчәгемне төгәл белә идем.…
“Аллигатор” позывнойлы рядовой бер ай дәвамында уку уза. Дәресләр: физик, тактик күнегүләр, төрле кораллардан ату – барысын да өйрәнә, кабатлый.
– Эчке эшләр органнарында хезмәт итү мине күп нәрсәгә өйрәтте, – ди гвардияче-десантчы. – Мин үзем спортчы, физик яктан нык. Яу кырында әнием догалары саклап йөртә. Сүз уңаеннан, безнең бүлекчәгә еш кына дин әһелләре дә килә, алар да зур психологик ярдәм күрсәтә солдатларга.

Гвардия десант-штурм полкы рядовое Алик Курск өлкәсен азат итүдә катнаша. Хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Покровск юнәлешендә хәрби бурычны үтәгәндә “Аллигатор”га лейтенант дәрәҗәсе бирелгән. Хәзер ул 30 кешелек взвод командиры.
 
– Взводта төрле милләт, төрле яшьтәге, төрле холыклы кешеләр, – ди ул. – Ләкин без барыбыз да бер гаилә. Командирлар өчен иң мөһиме – шәхси составны саклап калу. Иңгә-иң куеп сугышабыз, солдатлар арасында паника һәм өметсезлек юк, барысы да җиңүгә ышана. Десантчылар лаеклы хезмәт итәләр һәм сугышчан бурычны үтиләр. Взвод командиры – ул, барыннан да элек, егетләрнең гомере өчен җаваплылык. Алгы сызыкта десантчылар өч айдан артык булырга мөмкин. Юнаковка районында сугышчан бурычны 113 көн үтәдек, Покровскийда – 86.

– Әгәр Алик озак элемтәгә чыкмаса, мин “кайнар линия”гә шалтыратам, – ди хатыны Светлана. – Балалар әтиләренең кайда булуын аңлыйлар инде. Өлкәне Дениска, икенче сыйныф укучысына, “Минем әтием Герой” билгесе тапшырылды. Моның белән ул бик горурлана. Даниэль дә, Алисә дә әтисенең яугир икәнен белә. Безгә һәрнәрсәдә әти-әниебез ярдәм итә, ә минем картәнием Евгения Яковлевна һәрвакыт безнең белән.
Якыннары Алик үзгәрмәгән, ләкин тыныч тормышның һәр мизгелен кадерләве сизелеп тора, диләр.

Яугирнең ялы бик тиз үтеп китте. Ул күбрәк вакытын гаиләсе, әти-әниләре белән үткәрергә тырышты.
– Тормышка нинди планнар, – дип сорадым мин очрашу азагында.

– Гаиләмә, туганнарыма ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтәсем килә, алар миңа көч һәм ышаныч өсти, – диде Алик. – Минем өчен әлеге вакытта иң мөһиме – Җиңү белән кайту!
Күптән түгел “Аллигатор” позывнойлы десант-штурм полкының гвардия лейтенантының Батырлык орденына тәкъдим ителүен белдек. Батыр якташыбыз белән горурланабыз, туган якларга Җиңү белән исән-сау кайтуын теләп торабыз!

Альберт Нилов.
Кушнаренко районы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас