

- Безнең батальонга контракт буенча хезмәткә кандидатлар сайлап алына. Махсус контракт безнең батальонда хезмәт итәргә теләгән хәрбиләр белән бер елга төзелә. Бездә төрле яшьтәге хәрбиләр хезмәт итә, алар арасында студентлар да бар. Алар хезмәт узу өчен академик ял алган. Хәрбиләрнең яше бездә 18–25 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләрне тәшкил итә. Алар барысы да үз юнәлешләрендә, биләгән вазыйфаларына карап, күнекмәләрен һәм осталыкларын арттырырга омтыла. Махсус контракт төзегәндә, безнең подразделениегә килгән хәрбиләр бер ел дәвамында хезмәт үтә. Аларга мөмкин булган барлык ярдәм чаралары һәм социаль гарантияләр бирелә.
Пилотсыз системаларда хезмәт итүче хәрбиләрне башка нинди дә булса подразделениеләргә күчерү катгый рәвештә тыела. Чөнки, беренче чиратта, бу юнәлеш буенча әзерлек процессы бик катлаулы һәм күпкырлы. Шуңа күрә алар үз өлкәләрендә аеруча кирәкле белгечләр булып тора, — дип сөйләде пилотсыз системалар гаскәрләре батальоны командиры урынбасары, хәрби-сәяси эш буенча җаваплы Салават Вәлиев.
Исегезгә төшерәбез: пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында тулырак мәгълүматны контракт буенча чакырылыш сайты аша белергә мөмкин — башбат.рф.
Фото: Башньюс