+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Бөркет кайда да бөркет ул!

Электромонтер, штурмчы, дроннар операторы – “Орел” позывннойлы сугышчы Авдеевканы узган, командирларны җимерекләр астыннан коткарган һәм яшьләрне пилотсыз технологияләргә өйрәтү буенча планнар төзи.

Бөркет кайда да бөркет ул!Бөркет кайда да бөркет ул!
Бөркет кайда да бөркет ул!

“Орел” позывнойлы якташыбыз алгы сызыктан ялга кайтты. 
“Орел”ны оста оператор буларак кына түгел, ә рухы буенча чын офицер буларак та характерлаган эпизод аерым игътибарга лаек. Авдеевка штурмы вакытында подразделениегә танк снаряды төшә. Бәрелүдән бетон плитәләр һәм арматура ишелә. Өем астында рота командиры урынбасары һәм снайперлар начальнигы кала – ике командир да авыр җәрәхәтләр ала. Югалып калу гомерләр бәрабәренә торырга мөмкин булган кискен вәзгыятьтә “Орел” калтырап төшми. Ул ялгызы гына хәрабәләрне тикшерә, яралы командирларны бетон астыннан чыгара, көчле ут астында аларны куркынычсыз урынга илтеп җиткерә һәм подразделение белән командованиене үз өстенә алды.

 

Бу батырлыгы өчен ул “Батырлык өчен” һәм “Һәлак булудан коткарган өчен” медальләре белән бүләкләнә.Бүген ул дөньяга дрон прицелы аша карый, ә иртәгә үз укучыларына — тыныч максатларда пилотсыз технологияләрне үзләштерергә килүчеләргә караячак. “Орел” ныклап исбат итәргә ниятли: сугышчан тәҗрибә биографиянең хәрби бите генә булып калырга тиеш түгел, ул иҗат өчен нигез булырга тиеш. Яшьләрне өйрәтү, күнекмәләрне тапшыру, полигон булдыру — ул планнар гына түгел, бу аның шәхси миссиясе. Ул үз балаларының технологияләр җимерелүгә түгел, ә яшәешкә эшли торган илдә үсүен тели. Һәм “Орел” өенә кайткач, ул бу хыяллар чынга ашсын өчен барысын да эшләячәк.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас