+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Барысына да өйрәтәчәкләр..."

Башкортстанда Пилотсыз очкыч системалары гаскәрләренә операторларны актив рәвештә җыю бара.

"Барысына да өйрәтәчәкләр...""Барысына да өйрәтәчәкләр..."
"Барысына да өйрәтәчәкләр..."

Башкортстанда Пилотсыз очкыч системалары гаскәрләренә актив рәвештә хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Яңа төр гаскәрләргә ирекле рәвештә кушылучылар заманча технологияләрне үзләштерә, махсус әзерлек үтә ала.

Пилотсыз очкычлар белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерү процессы турында 2022 елдан бирле махсус хәрби операция зонасында булган БПЛА расчёты җитәкчесе Андрей Горбунов сөйләде.

- Үзем дрон белән идарә итү күнекмәләрен ай ярым эчендә үзләштердем. Моңа кадәр танкист, механик, машина йөртүче булып хезмәт иттем.

Укыту бер ярым ай дәвам итә. Бу вакыт эчендә егетләр FPV-дронны җыярга һәм сүтәргә, эретеп ябыштырырга өйрәнә. Шулай ук бездә тренажёр буларак махсус симулятор бар.

Ике атна дәвамында очышлар ясыйбыз. Башта кечкенә коптерда очып китәргә, очарга һәм җиргә төшәргә өйрәнәбез. Аннары инде FPV-дрон белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерүгә керешәбез.

Шулай ук әкрен һәм тиз очарга, бер урында "эленеп" торырга өйрәнәбез. Минемчә, очарга теләгән һәркем моны булдыра ала. Иң мөһиме — каршы якка әкренләп якынлаша белергә өйрәнү.

Шулай ук дроннар ярдәмендә штурм төркемнәренә кирәкле әйберләр — азык-төлек, су, дарулар китерүне дә оештырырга мөмкин, - диде БПЛА расчёты җитәкчесе Андрей Горбунов.

Шуны искә төшерәбез: контракт буенча хәрби хезмәткә язылу өчен үзегезнең хәрби комиссариатка, Уфада Революцион урамы, 156 адресы буенча урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә яки «Дәүләт хезмәтләре» порталында гариза калдырырга мөмкин.

Пилотсыз очкыч системалары гаскәрләрендә хезмәт итү турында тулырак мәгълүматны контракт буенча хезмәткә чакыру турында башбат.рф сайтында белергә мөмкин.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас