+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Армиянең “күзе” алар!

“Киллер” позывнойлы дрон операторы дошманның котын очыра

Армиянең “күзе” алар!Армиянең “күзе” алар!
Армиянең “күзе” алар!
Махсус хәрби операция зонасында дроннарны киң куллану сугыш тактикасын кискен үзгәртте. Дроннар дошман объектларына һөҗүм итә, разведка алып бара, территорияне миналардан арындыра, сугыш кирәк-ярагы ташый. Җиңүне якынайтырга безнең якташыбыз – гвардия рядовое, “Киллер” позывнойлы FPV-дрон инженеры да ярдәм итә.

Виталий Сергеевич Русия Оборона министрлыгы белән 2024 елның 15 ноябрендә контракт төзи һәм 24 ноябрьдә Донецк Республикасы территориясенә килә, анда ул “Шторм” махсус тәгаенләнештәге отрядының беренче Славян бригадасына билгеләнә.
– СВО зонасында беренче булып нәрсә белән очраштыгыз?
– Уку частенда мин 2025 елның 18 гыйнварына кадәр булдым, аннары Покровское юнәлешендәге Силидово торак пунктына хәрби бурычны үтәргә юлландым, “үлем юлы” буенча Новотроицкка юнәлдем. Гел канлы сугышлар барганга бу юлны шулай атаганнар. Новотроицктан Котлино торак пунктына юнәлдем, анда төп бурыч – дошман окобына һәм шахтада урнашкан дошман ныгытмасына һөҗүм итү иде. Бурычны уңышлы үтәдем. Сугыш хәрәкәтләре сызыгында 22 көн булдым. 15 февральдә рация аша командирның ут сызыгыннан чигенү турындагы боерыгын алдым. Китә башлауга, дошман “мавигы” (махсус квадрокоптер – ред.) артымнан граната ташлады, аның ярчыкларыннан аяклар яраланды, кызганычка каршы, миндә жгут та, бинт та, авыртуны баса торган дарулар да юк иде, чөнки мин аларны иптәшләремә беренче ярдәм күрсәткәндә кулланган идем. Ничек кенә булмасын, 12 чакрым араны үттем, бик күп кан югалтып, чигенү ноктасына чыктым. Мине тиз арада Донецкидагы дәваханәгә озаттылар. Дәваланганнан һәм өстәмә әзерлек узганнан соң, махсус тәгаенләнештәге “Шторм” отрядының БПЛА экипажына FPV-инженер сыйфатында билгеләндем.
– БПЛА операторы булырга һәркем өйрәнә аламы?
– Әйе, барысы да теләктән тора. Мин FPV-инженер, гади сүзләр белән әйткәндә – сапер.
– Оператор нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Беренче чиратта, тырышлык һәм игътибарлылык кирәк, “кош”ның микрон-контролен тоеп, максатны төгәл бәреп төшерү һәм дронны бушка сарыф итмәү. Сугышчан БПЛА-расчет – ул бер йодрык, бердәм организм, һәркемнең үз бурычы, пилотның да, инженерның да. Безнең бурыч — дошман пехотасын һәм техникасын зарарсызландыру.
– Кешеләр беспилотникка тап булганда нәрсә эшләргә тиеш? Аңардан качып котылып буламы?
– Котылып була. Беренчедән, дрон винтлары аркасында бик көчле тавышлана, гөрелди. Дөрес, дошман аларны модернизацияли, хәзер тавышсыз оча торганнары да бар, шуңа күрә һәрвакыт сак булырга кирәк. Ә инде дронны күргәндә урыныңда катып калырга. Әмма дрон сине күреп алса, дрон ягына таба йөгереп, аның астына кереп, читкә китәргә тырышырга.
– Ә һава торышы сезнең эшегезгә тәэсир итәме?
– Әлбәттә. Томан, яңгыр, көчле кар булса, эшләү авыр. Мондый очракта мониторинг һәм контроль өчен “мавик”лар кирәк, чөнки дошман, һава торышыннан файдаланып, безнең ныгытмаларга һөҗүм итәргә омтыла.
– СВОдагы дуслык турында нәрсә әйтә аласыз?
– Кем әйтмешли, кырда бер кеше сугышчы түгел. Бердәмлек кирәк. Бармакларны да бит, аерым-аерым сындыруы җиңел, ләкин йодрыкны тиз генә сындырып булмый. Безгә дә шул йодрык булып укмашу, бердәм булу мөһим. Әйе, монда, ир-атларга авыр, арыйбыз. Әмма без ни өчен монда икәнлегебезне беләбез, һәм куелган бурычларны тулысынча үтибез. Дошман җиңеләчәк, Җиңү бездә булачак!

Елена Аллаярова әңгәмәләште.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас