+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Дошманда – фашист алымнары, бездә – рух ныклыгы”

Ярмәкәй районыннан “Добрыня” позывнойлы яугир оялчан авыл егетеннән оста хәрби белгечкә әверелгән

“Дошманда – фашист алымнары, бездә – рух ныклыгы”“Дошманда – фашист алымнары, бездә – рух ныклыгы”
“Дошманда – фашист алымнары, бездә – рух ныклыгы”
Бүген хәрби эш тамырдан үзгәреш кичерде. Сугыш хәрәкәтләренең актив зоналарында солдатлар запас частьләрне 3D-принтерда бастыра яки тәгаен миссия өчен дрон эшли ала. Русия армиясенең яңа элитасы – пилотсыз системалар гаскәрләре, алар махсус хәрби операция зонасында хәл итә торган бурычлар турында якташыбыз, БПЛА операторы белән сөйләшәбез.

– Ни өчен БПЛА операторы булырга карар иттегез?
– Махсус хәрби операция зонасына 2022 елда эләктем. 25 сентябрьдә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган идем. Хәрби өйрәнүләр Саратовта узды. Аннары безне Запорожьега күчерделәр. 2025 елга кадәр хәрби хезмәтне 1197нче мотоукчылар полкы­ның өлкән атучысы сыйфатында үттем. 2025 елның июнендә миңа үземне БПЛА операторы сыйфатында сынап карарга тәкъдим иттеләр. Үз полкым террито­риясендә курслар үттем. Беренче өч айда урынны һәм вәзгыятьне күзәттем. Пилотсыз очкычлар белән идарә итү һәм концентрация буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтү сәбәпле, FPV-расчетларга күчәргә тәкъдим иттеләр.
Хезмәт миңа ошый, иң мөһиме, биредә мин Җиңүне якынайту өчен иптәшләремә күбрәк файда китерә алам. Ә ул безгә бик кирәк! Безгә каршы бөтен Көнбатыш сугыша бит. Моны мин хәзер яңалыклар­дан түгел, ә дошманның видеоларын эләк­тереп алган вакытта чын сугышта ишетәм һәм күрәм. Дошман фашист алым­нарының барысын да куллана һәм моннан оялмый. Мисал өчен, ВСУның FPV-расчетларының берсе үзен люфтваффе (Германия кораллы көчләре составындагы Германия Хәрби-һава көчләре исеме (рейхсвер, вермахт, бундесвер) дип атый. Киев режимының хәзерге хуҗаларының кемнең идеясе варислары булуында беркемдә дә шик калмас.
– FPV-дроннар турында җентек­ләбрәк сөйләгез әле?
– FPV – катлаулырак һәм төгәлрәк идарә итү машинасы, ул операторга тирә-як мохитне махсус күзлек аша дрон “күзләре” белән күрергә мөмкинлек бирә. FPV – First Person View (“беренче заттан күренеш”) дигәнне аңлата. Мондый алым операторга дрон белән аның эчендә булган кебек идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мондый дроннарның өстенлеге югары очу динамикасында: FPV-дроннар сәга­тенә 100 километрдан артык тизлектә очарга, катлаулы маневрлар башкарырга сәләтле, алар универсаль. Башта FPV-дроннар һәвәскәрләр узышлары һәм трюклар башкару өчен булдырылган, аның төп сыйфатлары – тизлек һәм маневрлылык. Әмма аларның мөмкин­лекләре башка өлкәләрдә дә кулланыла, шул исәптән кино төшерүдә, сәнәгатьтә һәм хәрби операцияләрдә.
Безгә FPV-дроннар разведка үткә­рергә, ут ноктасын җимерүне расларга, үзебезгә җир өстендәге һәм һавадагы шундый нокталарны юк итәргә ярдәм итә. Эш барышында мин дошманның окопларын, блиндажларын, һава разведкасы пунктын, хәрби пикабын, Русия территориясенә таба юнәлгән бишләп ударникны юк иттем.
Безнең бурычларга артиллерия утын юнәлтү һәм максатны раслау өчен тагын бер FPV расчеты белән бергә эшләү керә. Ут ноктасын җимерү белән генә эш бетми. Без үсәбез, сугыш алып баруның яңа техноло­гияләрен һәм ысулларын эзлибез. Җимерекләр һәм трофейлар буенча дошман дроннарын өйрәнәбез. Радиоэлектрон көрәш хезмәте (РЭБ) белән элемтәгә керәбез һәм дошман дроннары белән идарә итү ешлыкларын бастыруның төгәлрәк ысулларын эшлибез.
– Яңа техниканы үзләштерү авыр булдымы?
– Техника белән мин һәрвакыт дус булдым. Түбән Олы Елга мәктәбен тәмам­лаганнан соң, Ярмәкәй авылының 140нчы һөнәрчелек-техник училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үз­ләштердем. Аннары Октябрьский коммуналь-төзелеш техникумына укырга кердем. Кызганычка каршы, өченче курстан соң укуны өзәргә туры килде. Хәзер дәвам итәр­гә планлаштырам. Аннары төзелештә эшлә­дем. Өлешчә мобили­зациягә кадәр, соңгы айларда “Северная Нива Башкирия” җәмгыятендә электрон системалар белән җиһазлан­дырылган заманча һәм югары җитеш­терүчән техникада тракторчы-машинист булып эшләдем. Дрон – шундый ук техника. Тик төгәлрәк.
Махсус хәрби операция башында дроннар күбесенчә күзәтү өчен кулланылган. Хәзер исә аларның функционалы күп тапкырлар киңәйде: бу һөҗүм итү дә, миналардан арындыру белән дистанцион миналау да, подразде­ление­ләрне азык-төлек белән тәэмин итү дә.
– БПЛА операторына нинди белем­нәр кирәк?
– Техник белем булу бик мөһим. Физикадан белемнәр, микросхемаларны җыю, үткәргечләрне ябыштыру, программалаштыруда компьютер белемнәре. Шулай ук джойстик (аппаратура) белән идарә итү өчен хәрәкәтчән һәм сыгылмалы бармаклар кирәк. Физик һәм психологик әзерлек зур роль уйный. Беренче чиратта, детальләргә игътибар итәргә кирәк. Концентрация, игътибарлы булу зарур.
– Буш вакытыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Буш вакытта һәрвакыт җиһазларда һәм пилотсыз очкычларның үзләрендә дефектовка алып барыла. Нигездә, “Уфимка”лар белән эшлибез. Яхшы идарә платалары үзебездә җитеш­терелә. Шулай ук конструкторлык күнекмәләрен дә өйрәнәбез. 3D-принтерда тыгызрак эшләү өчен өстәмә рәвештә бәрүче типтагы самолетлар бастырабыз. Деталь­ләрне 3D-принтер аша алабыз һәм ике компонентлы җилем белән ябыштырабыз. Соңгы тапкыр принтер өчен пластикны якташларыбыздан алдык. Финанс ярдәмен Шәйморатов исемендәге штаб күрсәтте. Хәзер безгә идарә платалары кирәк. Ул “кошчык”ка ябыша, шуның исәбенә оператор дронның үзе белән идарә итә. Һәр очышка яңа идарә платасы кирәк.
– Сугышчан туганлык турында да җиткерсәгез иде.
– Шушы дүрт ел эчендә без туганлашып беттек. Мөгаен, инде әти-әниләр дә безнең кәефне иптәшләр кебек белә алмыйдыр. Без бер-беребезне күз карашыннан, ярты сүздән аңлыйбыз. Кәефкә карап кемнең хәле ничек булуын шунда ук беләбез. Балалар, ата-аналар белән барысы да тәртиптәме... Шөкер, ныклы гаиләләр күп булуын күрәбез. Хатыннар үз ирләренә ничек ярдәм итә!
Хәзер мин чираттагы ялда. Ләкин бөтен уйлар анда, егетләр белән. Без еш шалтыратышабыз, хәлне күзәтәбез. Вәзгыять­не анализлыйбыз.
– Анда табигать ничек?
– Әлбәттә, Запорожьеда табигать матур, уңайлы. Җиләк-җимеш күп. Әмма анда даими яшәү уңайсыз, бик эссе. Яңгырлар сезонында уңайсыз­лыклар бар. Туфракта балчык һәм ком күп. Су сеңми, уйсулыклардан агып төшә. Шуңа күрә бик тайгак. Туган җирдән еракта булганда, табигате­безнең никадәр матур булуын ныграк аңлыйсың. Бигрәк тә безнең каеннар. Безнең тауларыбыз һәм калкулыкларыбыз. Ялның беренче көннәреннән үк күкрәгеңне тутырып сулый баш­лыйсың, кошлар тавышына, чишмә­ләрнең чылтыравына ләззәтләнәсең.
– Махсус хәрби операция Сезне ничек үзгәртте?
– Дөнья икенчегә әверелде. Мин дә башка инде. Шул вакыт эчендә кеше­ләрне яхшырак аңлый, үз кимчелек­ләремне таный башладым. Махсус хәрби операция минем өчен җитлеккәнлеккә катлаулы имтихан булды дип әйтер идем. Без бер максат өчен берләштек, бер-беребезне яхшырак аңлый башладык, уртак бәхет өчен эшлибез. Безнең уртак дошманыбыз кем икәнен һәркем яхшы аңлады.
Мобилизациянең беренче айларында авыр булды, урманнарда һәм окопларда урнаштык. Әмма безгә якташларыбыз бик нык ярдәм итте. Системалы рәвештә ярдәмне Ярмәкәй, Бәләбәй районнарыннан, Нефтекама шәһәрен­нән алабыз. Һәркем уртак эшкә көченнән килгәнчә өлеш кертә. Өйдән беренче посылкаларны хәтерлим. Җылы итекләр, кышкы костюм, йокы капчыгы, конфетлар, медикаментлар алдык — без кешеләрнең безгә никадәр ярдәм итәргә теләвен аңладык. Аларның җылысын һәм ярдәмен тойдык. Һәркем нәрсә беләндер ярдәм итәргә тырышты. Бу – чын йөрәк­тән! Җәмгыять берләште. Район хакимиятенә һәм барлык ярмәкәйлеләргә фронт­та безгә даими ярдәм күрсәт­кәннәре өчен зур рәхмәтлебез.
– Тыныч вакытта үзегезне нинди һөнәрдә күрәсез?
– Пилотсыз системалар буенча инструктор сыйфатында. Бу эшкә мин инде күңелем белән тартылдым, һәм җиңүдән соң миңа үз белемемне һәм тәҗрибәмне кешеләргә тапшыру файдалы булачак. Аларга авыл хуҗалыгында да, эзләү төркемнәрендә дә ихтыяҗ булыр, дип уйлыйм. Балалар белән профильле түгәрәкләрдә рәхәт­ләнеп шөгыльләнер идем.
– Ә ни өчен “Добрыня” позывноен сайладыгыз?
– Бу позывной миңа хәрби әзерлек вакытында ук бирелде. Минем мультфильм герое Добрыня Никитич кебек бик каты йоклый торган гадәтем бар. Вакытында уяныр өчен миңа шунда ук 12 будильник куярга кирәк, ә егетләр бит бик җор телле һәм күзәтүчән. Шунда ук миңа “Добрыня” позывное бирделәр.
– Эчтәлекле интервью өчен рәхмәт. Сезгә катлаулы сугышчан бурычларны хәл итүдә уңышлар һәм рух ныклыгы телибез.

Энҗе Шәфыйкова әңгәмәләште.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас