+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Ни өчен яшьләр БПЛА операторы булырга тели?

«Защитник» үзәгенә пилотсыз очу аппаратлары операторлары булырга килүчеләрнең төп өч максаты бар: махсус хәрби операциянең җиңү белән тәмамлануына үз өлешен кертү, якыннарына ярдәм итү һәм финанс мәсьәләләрен хәл итү. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына хәрби хезмәткә контракт буенча сайлап алу пункты офицеры, капитан Фәдис Солтанов сөйләде.

Ни өчен яшьләр БПЛА операторы булырга тели?Ни өчен яшьләр БПЛА операторы булырга тели?
Ни өчен яшьләр БПЛА операторы булырга тели?
Фәдис Солтанов сүзләренә караганда, үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр һәм аны килеп күрүчеләр саны арта бара. Ул кандидатларны хәрби хезмәткә этәрүче төп өч сәбәпне атады.

– Кандидатларның күпчелеге бүгенге вәзгыять өчен борчыла һәм махсус хәрби операциянең Русия мәнфәгатьләрен яклап, җиңү белән тәмамлануына үз өлешен кертергә тели, – диде Фәдис Солтанов. – Икенче сәбәп – махсус хәрби операциядә катнашучы туганнарына, дусларына, абый-энеләренә, хәтта әтиләренә ярдәм итү теләге. Өченче сәбәп – үзенең финанс хәлен яхшырту. Чөнки хәзерге тормыш шартларында кулланучылар кредитларыннан һәм ипотекадан башка яшәве җиңел түгел.

Мисал итеп офицер пилотсыз очу аппаратлары операторы булып хезмәт итәргә теләгән кандидатларның берсе турында сөйләде. Уфада яшәүче яшь егет бик аралашучан, җитез һәм тапкыр булган. Ул азык-төлек һәм заказлар китерү хезмәтендә эшләгән, кайчак такси да йөрткән.

Такси йөртүчесе булып эшләгәндә ул махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләрне, махсус хәрби операция ветераннарын һәм офицерларны йөрткән. Куллары рульдә, күзләре юлда булса да, ул һәрвакыт пассажирлар сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлаган. Аларның сүзләре егетнең күңеленә тирән үтеп кергән, һәм бер көнне ул үзенең урыны сафларда булырга тиешлеген аңлаган.

– Миңа калса, ул хәтта сөйләгәннәрдән генә дә кешеләрнең андый шартларда үзләрен ничек тотуын, аларның әхлакый сыйфатларын, шулай ук гомерлеккә сакланып кала торган хәрби дуслыкның кадерен аңлап өлгергән, – диде капитан Фәдис Солтанов. – Ниндидер эчке инану аны махсус хәрби операция зонасына китәргә этәргән. Юлга чыгар алдыннан ул миңа: «Беләсезме, бу миңа гадәти эшләүгә караганда күпкә кызыклырак», – диде. Шул ук вакытта ул таксист яки курьер һөнәрен һич кенә дә кимсетми. Һәркем икмәкне үз хезмәте белән таба. Әмма ул үзен армиядә сынап карарга ныклы карар кабул иткән.

Аның сүзләренчә, анда хәрби туганлык гражданлык тормышындагы мөнәсәбәтләргә караганда күпкә ныграк. Шулай ук ул фронтта үз көчен сынап карарга теләвен әйткән.

Пилотсыз очу аппаратлары операторы булырга теләгән кандидат барлык сынауларны да уңышлы узган. Ул медицина тикшерүен бер тәүлек эчендә, бернинди тоткарлыксыз үткән, анализларын да тиз тапшырган. Ә биш төп тест блогын үз эченә алган һөнәри сайлап алуны нибары 40 минут эчендә тәмамлап, беренче категорияне – иң югары бәяне алган.

Хәзер уфалы пилотсыз очу аппаратлары операторы булып хезмәт итә. Ул инде махсус хәрби операция зонасына хәрби бурычларын үтәү өчен юлланган.

– Мондый егетләр күбрәк булсын иде, – дип йомгаклады Фәдис Солтанов. – Батырлыкларны нәкъ менә алар кыла. Ә батырлыклар күбрәк булган саен, җиңү дә якыная килә.

Пилотсыз системалар гаскәрләренә кушылырга теләгән Башкортстан халкы контракт буенча хәрби хезмәткә керү турында бөтен мәгълүматны башбат.рф сайтында таба ала.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас