Басма мәгълүматларына караганда, «Аладдин»ның туган шәһәре – Нефтекама. Аның сүзләренчә, ул хезмәт иткән полкта Башкортстаннан килгән сугышчылар бик күп.
– Безнең полкта, беләсезме, нигездә якташлар – башкортлар, татарлар хезмәт итә. Барысы да үз кешеләр. Шуңа күрә монда да үзеңне өйдәге кебек хис итәсең, – ди «Аладдин».
Егетнең чын исеме – Алан. Ул кечкенәдән үк хәрби булырга хыялланган. Әти-әнисе аны хәтта Суворов училищесына бирергә дә җыенган, әмма бу ниятләре тормышка ашмаган. Шулай да мәктәп елларында Алан спорт белән актив шөгыльләнгән, пейнтбол уйнарга, тирда атарга яраткан, соңрак компьютер уеннары белән дә кызыксынган. Яшь чакта алган күнекмәләре аңа алгы сызыкта хезмәт иткәндә ярдәм итә.
Мәктәпне тәмамлагач, Алан юрист һөнәрен үзләштерә башлый. Әмма махсус хәрби операция аның тормышына үзгәрешләр кертә. Узган елның сентябрендә ул Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Улының карарын әти-әнисе хуплап кабул итә.
– Мин болай уйладым: укуны соңрак та тәмамларга мөмкин. Моңа вакыт табылыр. Ә хәзер минем урыным монда. Нәкъ бүген. Биш елдан түгел. «Бу миңа кагылмый», – дип әйтүчеләрне аңлый алмыйм. Ничек инде алай? Русия – ул үз әниең, үз сеңлең, яраткан кешең кебек. Бер сүз белән әйткәндә – Ватан. Әгәр аңа бүген куркыныч яный икән, бу сиңа кагылмыймыни? Ир-ат иң элек яклаучы булырга тиеш. Бездә шулай кабул ителгән. Моны мин уйлап чыгармадым – бабам да, карт бабам да шулай яшәгән. Мин дә шулай уйлыйм. Әгәр син телефоныңа текәлеп утырып, бу хәлләр мине читләп үтәчәк дип өметләнсәң, бер көнне хәвеф синең ишек төбеңә дә килеп җитәргә мөмкин. Ул вакытта инде соң булачак, – ди Алан.
Беренче хәрби сынавын «Аладдин» штурм бүлекчәсендә үтә. Кыш көне ул җитәкләгән алты кешелек төркемгә урман полосасында урнашкан Украина кораллы көчләренең ныгытылган терәк пунктын алу бурычы куела.
Беренче сугышчы чокыр аша чыкканда минага баса. Шартлау яңгырый, яралы ярдәм сорый. Иптәшләре аңа жгут салырга тырышып фонарьларын кабыза. Шул мизгелдә үк дошман пулеметтан ут ача.
– Шунда безнең дошманга күренгәнне аңладым. Ул нәкъ каршыбызда иде. Карарны кичекмәстән кабул итәргә кирәк булды, – дип искә ала «Аладдин».
Ул төркемгә таралып, сул якка чигенергә боерык бирә. Русия сугышчылары җавап уты ача. Әмма урман полосасының икенче ягыннан автоматчылар да утка кушыла. Вазгыятьне бәяләгәннән соң, төркемгә утка тотылган участокны урап узарга кушыла. Пулемет һәм автоматлар тынгач, дошман 120 миллиметрлы минометтан ут ача.
– Янымда көчле шартлау булды. Мине читкә очырды. Аңыма килгәндә, тозлы елга башланган урында суда ята идем. Салкын – якынча унҗиде градус. Өстемдә бронежилет, рюкзак, дроннарны ачыклаучы җайланма, рация – барысы да суга баткан, авыраеп беткән. Торырга тырышам, әмма алар аска тарта, – дип сөйли Алан.
Бозланып каткан киемнәрдә ул мөмкин кадәр тизрәк үз кешеләренә чыгарга кирәклеген аңлый. Алда сигез чакрым юл була. Ул шуышып, кыска-кыска йөгерешләр белән, чокырдан чокырга күчеп хәрәкәт итә. Шул вакытта өстән аларны камикадзе-дроннар эзли, ә тирә-якка өзлексез миналар төшә.
– Мин юл буе дога кылдым. Чын күңелдән әйтәм: исән калуыма бары Аллаһ ярдәм итте. Бер ярым чакрым үткәч, безнең арадаш ноктага килеп чыктым. Анда «Шваб» позывнойлы иптәшебез бар иде. Ул мине киптерде, кайнар чәй эчерде, җылытты. Шуннан соң мин яңадан юлга кузгалдым, – ди ул.
Ул көнне штурм төркеменә терәк пунктны алу насыйп булмаса да, әлеге рейд хәлиткеч әһәмияткә ия була. Нәкъ менә шул операция нәтиҗәсендә дошманның бөтен ут нокталары ачыклана. Алынган мәгълүматлар ярдәмендә берничә көннән Русия бүлекчәләре Украина кораллы көчләренең оборона төенен юк итә һәм әлеге позицияләрдә ныклап урнаша. Бу батырлыгы өчен Алан Жуков медале белән бүләкләнә.
Госпитальдә дәваланганнан соң, аны яралыларны эвакуацияләү һәм сугыш кирәк-яраклары ташу төркеменә күчерәләр. Хәзер исә ул полкта пилотсыз очу аппаратлары операторы һөнәрен үзләштерә. Бу эштә аңа компьютер симуляторлары һәм уеннары вакытында тупланган тәҗрибә дә ярдәм иткән. Коптерлар белән идарә иткәндә бармакларның төгәл хәрәкәте дә, киңлекне күзаллау сәләте дә бик кирәк булып чыккан.
Бүген Алан «Мавик» тибындагы дроннар белән ышанычлы идарә итә, һава разведкасы алып бара, дошман позицияләрен ачыклый. Соңгы вакытта ул FPV-дроннар белән эшләү серләрен дә өйрәнә башлаган.
– Бу бөтенләй башка дөнья, әйтерсең лә галәм! Ул күпкә кызыклырак та, катлаулырак та. Безне үзебезнең полк инструкторлары укыта. Аларның махсус хәрби операциядә зур тәҗрибәсе бар, барысын да аңлаешлы итеп өйрәтәләр. Һавада өстенлеккә ирешкән як җирдә дә җиңәчәк, – ди «Аладдин».
Алдагы планнары да билгеле инде. Алан киләчәктә хәрби училищега укырга керергә һәм офицер һөнәрен үзләштерергә тели.
Пилотсыз системалар гаскәрләренә кушылырга теләгән Башкортстан халкы контракт буенча хәрби хезмәткә керү турында бөтен мәгълүматны башбат.рф сайтында таба ала.