+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Әсән бабай" - заман герое!

"Башкортстан Республикасы" нәшрият йортында махсус хәрби операциядә катнашучы "Әсән" позывнойлы яугир белән очрашу узды.

"Әсән бабай" - заман герое!"Әсән бабай" - заман герое!
"Әсән бабай" - заман герое!
Махсус хәрби операция зонасында аны «Әсән бабай» дип йөртәләр. Башта бу позывнойны ишеткәч, гаҗәпләнергә мөмкин. Әмма Радик Динәхмәтов белән якыннан танышкач, бу сүзләрдә аның яшенә ишарә генә түгел, ә кешелеклелегенә, киң күңеленә һәм тәҗрибәсенә карата ихтирам чагылганын аңлыйсың.

Радик Динәхмәтов 2023 елның 5 июлендә контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына китә. Бүген аның хезмәт итә башлавына инде дүртенче ел бара. Ул «Башкортстан» полкының медицина ротасында водитель булып хезмәт итә, санитар автомобильдә йөри.

Яугир сүзләренә караганда, аның хезмәте нигездә тыл зонасында үтә. Алгы сызыктан авыр яраланган сугышчыларны Луганск һәм Донецк шәһәрләрендәге хәрби госпитальләргә, ә җитдирәк ярдәм кирәк булганда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы махсус медицина үзәкләренә озаталар. Полкның медицина ротасына исә чагыштырмача җиңелрәк җәрәхәтләнгәннәр эләгә. "Әсән"нең бурычы – аларны каршы алу, озатып йөрү, Луганск Халык Республикасы территориясендә хәрби-табиб комиссияләренә алып бару. Ул һәрвакыт диярлек юлда, руль артында.

Шул ук вакытта бүген тыл зонасын да тулысынча тыныч дип әйтеп булмый. Донбасс күгендә пилотсыз очу аппаратлары даими күренә. Шуңа күрә һәр рейс хәвеф белән бәйле.

Кызганычка каршы, 2024 ел башында "Әсән" үзе дә яралана һәм госпитальгә эләгә. Бәхеткә, җәрәхәтләре гомеренә куркыныч тудырмый. Ул авыр яраланган штурм төркемнәре сугышчылары белән бергә дәвалана. Үзе дә пациент булса да, мөмкин булганча медицина хезмәткәрләренә ярдәм итә, башка яралыларны караша.

Нәкъ шул вакытта аның банк картасына Оборона министрлыгы тарафыннан җәрәхәтләнү өчен компенсация күчерелә. Сумма шактый зур була.

– Минем гомердә андый акчаны күргәнем дә юк иде. Әмма ул акчаны үземә тотарга күңелем тартмады. Алгы сызыктагы егетләрнең нинди сынаулар аша узуын күргәч, бу ярдәмне фронт өчен кирәкле җиһазлар сатып алуга тоту дөресрәк булыр дип уйладым, – дип искә ала Радик Динәхмәтов.

Ул компенсациянең бер тиенен дә шәхси ихтыяҗларына тотмыйча, тулысынча фронт өчен кирәкле техника һәм җиһазлар сатып алуга юнәлтә. Бу адым күпләрне гаҗәпләндерә.

Әлеге гамәле өчен «Башкортстан» полкы җитәкчелеге Радик Динәхмәтовны яшерен рәвештә Шәйморатов орденына тәкъдим итә. Бүләкне тапшыру аның ял чорына туры килә. Башта ул мондый югары бүләкнең алгы сызыктагы сугышчыларга тиеш булуын әйтеп, ризалашырга да теләми. Әмма хезмәттәшләре аны күндерә: фронт ихтыяҗлары өчен миллионлаган сум акча күчерү дә Җиңүгә зур өлеш кертү булып тора.

Моннан тыш, Радик Динәхмәтов 2023 ел ахырында һәм 2024 ел башында барган киеренке бәрелешләр вакытында яралыларны өзлексез эвакуацияләгәне өчен Жуков медале белән дә бүләкләнә.

Бүген контракт төзеп Ватанны сакларга китү үзе үк зур җаваплылык һәм батырлык таләп итә. Әмма Радик үзенең башкарган эшләрен аерым казаныш дип санамый. Ул илгә авыр вакытта терәк булуны һәр ир-егетнең намус эше итеп кабул итә һәм моның өчен бернинди бүләк тә, рәхмәт тә көтми.

Ялга кайткач та ул вакытын бушка үткәрми. Луганск Халык Республикасыннан башта Мәскәүгә барып, госпитальдә дәваланучы якташын күрә. Аннан туган ягы – Дүртөйле районына кайта, якташлары белән очраша. Ял көннәренең күп өлешен яшьләр белән аралашуга, алар белән тәҗрибә уртаклашуга багышлый.

Тулырак бу хакта гәзитнең киләсе саннарында укырсыз.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас