Элегрәк башка мессенджерда эшләгән сервис рәсми рәвештә Русиянең «ВКонтакте» социаль челтәрендә үз берләшмәсен ачты. Яңа мәйданчыкка күчү 2026 елның июнендә кулланучыларның шәхси мәгълүматларын мөмкин кадәр яхшырак саклау максатында башкарылды.
Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шулай ук Ватанны саклаучыларның гаилә әгъзалары Русиянең теләсә кайсы төбәгеннән тәүлек әйләнәсе һәм аноним рәвештә бушлай психологик ярдәм алырга мөмкин. Моның өчен проектның рәсми «ВКонтакте» берләшмәсенә күчү җитә. Әлеге форматның төп өстенлеге – тулы конфиденциальлек: мөрәҗәгать иткәндә шәхси мәгълүматларны күрсәтү таләп ителми.
Ике ел эшләү дәверендә белгечләр 35 меңнән артык шәхси мөрәҗәгать буенча ярдәм күрсәткән. Бүген проектның аудиториясе Русиянең төрле төбәкләреннән 25 меңнән артык кешене берләштерә.
Проектның мөһим үзенчәлеге – консультацияләрне бары тик тәҗрибәле белгечләр генә үткәрә. Мөрәҗәгатьләр белән эшләгәндә нейрочелтәрләр кулланылмый.
– Без кешеләрнең санлы форматта ярдәм алуга ихтыяҗы тотрыклы булуын күрәбез. Бу аларга медицина оешмасына шәхсән бармаска, үз хәлләрен чит кешеләргә аңлатмаска һәм кем дә булса танып куяр дип борчылмаска мөмкинлек бирә, – дип билгеләде башлангычны координатор, «Сәламәтлекне контрольдә тоту» федераль проекты җитәкчесе һәм Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Мартынов.
Проект командасында тәҗрибәле медицина һәм клиник психологлар эшли. Алар мөрәҗәгать итүчеләргә борчылу һәм курку халәтләре, эмоциональ яну, якын кешене югалту кайгысын кичерү, көчле стресс һәм паник һөҗүмнәр кебек төрле психологик авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Фото: Молодежная газета