+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Дошманның терәк пунктын юк иткән

Учалы районыннан «Татарин» позывнойлы десантчы сугышчан иптәше белән Каменское торак пункты тирәсендә разведка бурычын үтәгән.

Дошманның терәк пунктын юк иткәнДошманның терәк пунктын юк иткән
Дошманның терәк пунктын юк иткән

Сугышчылар катлаулы рельефлы җирлек аша 10 километр чамасы юл узган, юлда дошманның ике FPV-дронын юк иткән. Соңрак алар пилотсыз очкычлар очырылган терәк пунктны тапкан.

Позициягә гранаталар белән һөҗүм итеп, десантчылар эчкә бәреп кергән һәм өч дошманны юк иткән. Терәк пункт тулысынча юк ителгән, бу алга таба һөҗүмнәрне булдырмый калырга мөмкинлек биргән.

Учалы районы башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов сугышчыларның батырлыгы, килешенгән гамәлләре һәм дөрес җитәкчелеге бу бурычны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте.

"Фронт хәбәрләрендә - якташыбызның исеме. Геройларыбыз белән горурланабыз! Егетләргә түбән баш иеп, тизрәк җиңү белән өйгә кайтуларын телибез", - дип өстәгән ул.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас