+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Барысы да Җиңү өчен!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы һәм республика Ватан сакчылары гаиләләре комитеты эшчәнлеге каралды.

Барысы да Җиңү өчен!Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!

Бу иҗтимагый оешмаларның җитәкчесе, Башкортстан дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эльвира Мацкевич хәбәр итүенчә, муниципалитетларда «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлекчәләре базасында Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабының 71 бүлеге эшли, шуның җидесе – Уфада. Алар 20 меңнән артык кешене берләштерә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025-26 елларда штаб волонтерлары республика гумконвойлары өчен 294 берәмлек автотехника, 200 дизель һәм бензин генераторы, 64 мобиль мунча җыйганнар, шулай ук 35 меңнән артык маскировка челтәре, 73 меңнән артык саклагыч костюм, антидрон плащ һәм юрган, 72 меңгә якын окоп шәмнәре һәм башкалар җитештергәннәр.

Моннан тыш, штаб бүлекләрендә даими нигездә түләүсез юридик ярдәм көннәре, шулай ук түләүләр һәм ташламалар рәсмиләштерү буенча «Игелекле эшләр көне» уза. Соңгы ике елда кышка утын хәзерләүдә, карны чистартуда, яшелчә бакчаларын сөрүдә, медикаментлар китерүдә 6 меңгә якын гаилә ярдәм алды.

Ватан сакчылары гаиләләренең төбәк комитеты составына СВОда катнашучыларның хатыннары, әниләре керә. Оешма эшчәнлеге биш төп юнәлешне үз эченә ала – гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, ветераннарны социаль адаптацияләү һәм патриотик тәрбия бирү проектларын гамәлгә ашыру, хәбәрсез югалган яки әсирлектә булган сугышчыларның гаиләләрен эзләүдә һәм озатып йөрүдә ярдәм, гуманитар миссияләр һәм оператив ярдәм өчен санлы онлайн-платформаны үстерү.

- Без ведомствоара хезмәттәшлекнең ныклы системасын төзедек. Аерым алганда, СВО ветераннары республика ассоциациясенең кире кайткан сугышчыларны социальләштерү һәм адаптацияләү буенча ышанычлы партнеры булдык, – дип ассызыклады Эльвира Мацкевич. - Комитетның безнең якташлар хезмәт итә торган хәрби частьләр җитәкчелеге белән рәсми рәвештә хезмәттәшлек итүе мөһим, бу кискен мәсьәләләрне оператив рәвештә турыдан-туры хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу эш реаль нәтиҗәләр китерә. Без егетләребезне күрәбез, аларның чын ихтыяҗларын беләбез һәм алар артында ышанычлы һәм көчле Башкортстан булуын сизсеннәр өчен барысын да эшлибез.

Төбәк җитәкчесе штабка һәм комитетка эшне нәтиҗәле оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм алар бөтен республика белән бергә Җиңү өчен барысын да эшлиләр, дип билгеләп үтте.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас