+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Гади тормышта да бу һөнәр кирәк..."

Хәрби хәрәкәтләр техниканы гына түгел, аның белән идарә итүче кешеләрне дә үзгәртә. Бу хакта «Горобзор» мәгълүмати-яңалыклар порталына «Себер» бригадасының пилотсыз очу аппаратлары хезмәте җитәкчесе, «Тир» позывнойлы хәрби хезмәткәр сөйләде.

"Гади тормышта да бу һөнәр кирәк...""Гади тормышта да бу һөнәр кирәк..."
"Гади тормышта да бу һөнәр кирәк..."
Ул ни өчен компьютер уеннары белән мавыгучы яшьләрнең пилотсыз системалар гаскәрләренең нигезен тәшкил итүен, хәрби квадрокоптер операторының гражданлык өлкәсендә эшләүче оператордан нәрсә белән аерылуын һәм «Баба-Яга» дронының киләчәктә җир сөрүдә ничек кулланылачагын аңлатты.

«Тир» сүзләренә караганда, пилотсыз очу аппараты операторы – пилот кына түгел, ул бер үк вакытта инженер, химик һәм тактика белгече дә.

– Хәрби операторны гражданлык пилотыннан сугыш кирәк-яраклары белән эшли белүе аера. Бу – штаттан тыш сугыш кирәк-яраклары белән көндәлек эш. Без аларга өстәмә зарар китерүче элементлар өстибез, максатка карап фугас тәэсирен көчәйтәбез., – дип аңлатты ул.

«Тир» Русия Кораллы Көчләренең элиталы бүлекчәләренә ничек кушылырга мөмкинлеге турында да сөйләде. Аның сүзләренә караганда, башта "Liftoff" кебек симуляторларда күнекмәләр алырга кирәк. Аннан соң махсус курсларга язылырга мөмкин – хәзер мондый уку мөмкинлекләре җитәрлек, ә дәресләрне фронт тәҗрибәсе булган инструкторлар үткәрә.

– Һәрвакыт нигездән башларга һәм акрынлап катлаулырак бурычларга күчәргә кирәк. Әгәр уку барышында яңгырда да, карда да эшли алсаң, дошманны табу өчен җир өслеген җентекләп күзәтә белсәң һәм җитәрлек сабырлыгың булса – димәк, син безнең кеше, – ди "Тир".

Ул билгеләп үткәнчә, безнең мәктәпләрдә дөнья дәрәҗәсендәге әзерлек бирелә. Аларны тәмамлагач, Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә мөмкин.

«Тир» фронтта алынган күнекмәләрнең югалмаячагын, киресенчә, аларның тыныч тормышта да файдалы булачагын әйтте.

– Геодезия, җир өслеген төшерү, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәм хокук саклау органнарына ярдәм итү – боларның барысы да бик кирәкле булачак. Бүген хәрби максатларда кулланылган «Баба-Яга» тибындагы аппаратлар иртәгә җир эшкәртәчәк һәм икмәк үстерергә ярдәм итәчәк. Менә төп ирония дә шунда, – дип фәлсәфи фикер белдерде «Тир».

Узган елда Башкортстан аграрийлары пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә 25 мең гектардан артык мәйдандагы авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәрткән. 2030 елга республика хуҗалыкларындагы пилотсыз аппаратлар паркы 150 берәмлеккә җитәргә мөмкин.Республика пилотсыз авиацияне үстерү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. Узган елда биредә 9 меңнән артык аппарат җитештерелгән, операторлар әзерләү үзәкләре ачыла.

– Минем өчен «Алга, Башкортстан!» сүзләре бик күпне аңлата. Бу сүзләр миңа туган ягымны, гаиләм яшәгән, балачагым узган кече Ватанымны искә төшерә. Хәтта монда, сугышта да, син үз республикаңны тәкъдим иткәнеңне онытмаска тырышасың. Хәрби бурычны үтәргә барганда, куркаклык күрсәтсәң яки чигенсәң, республикаңны да хурлаячагыңны аңлыйсың. Шуңа күрә үз-үзеңә: «Алга, Башкортстан!» – дип әйтәсең дә сугышка керәсең, – диде дрон операторы.

Пилотсыз системалар гаскәрләренә кушылырга теләгән Башкортстан халкы контракт буенча хезмәт турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтында таба ала. Порталда пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләрендә хезмәт итүнең өстенлекләре турында да мәгълүмат урнаштырылган.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас