+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Яраланса да, антына тугры кала

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы яугир, 20нче армиянең бер полкында часть командиры, сержант булып хезмәт итүче Данила Воронов хәрби бурычларны үтәгәндә батырлык күрсәткән.

Яраланса да, антына тугры калаЯраланса да, антына тугры кала
Яраланса да, антына тугры кала

"Башкорт батальоны" каналы хәбәр итүенчә, Воронов җитәкчелегендәге штурм төркеме ВСУның терәк пунктын басып ала. Яраланган булуына карамастан, сержант солдатларның гамәлләрен координацияләүне дәвам итә. Һөҗүмнәр кире кагыла, позицияләр безнең яугирләр кулында кала, дошман чигенә.

Икенче сугышчан бурыч вакытында, терәк пунктын саклап, Данила Воронов дошманның БПЛА маршрутларын исәпкә алып, һаваны күзәтү постларын дөрес оештыра. Шуның аркасында подразделение җиде ВСУ дронын юк итә.

Хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Данила Воронов IV дәрәҗә Георгий тәресе һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас