+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

БПЛА операторларын кемнәр әзерли?

Башкортстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә кандидатлар җыю актив алып барыла. Шул ук вакытта контракт 1 елга төзелә, бу хезмәтнең үзенчәлекләрен аңларга һәм һөнәрне эчтән өйрәнергә мөмкинлек бирә.

БПЛА операторларын кемнәр әзерли?БПЛА операторларын кемнәр әзерли?
БПЛА операторларын кемнәр әзерли?
Дрон операторлары алгы сызыктан еракта эшли. Пилотсыз системалар гаскәрләре белгече һөнәренә укыту күпме вакыт дәвам итүе турында эксперт сөйләде.

- Әлеге төр гаскәрләрдә контракт төзегән барлык кандидатлар да уку үзәкләренең берсендә мәҗбүри әзерлек үтә. Укыту вакыты — 2 ай. Шуннан соң гына алар хәрби бүлекчәләргә билгеләнә һәм хәрби бурычларны үтәү өчен җибәрелә. Моннан тыш, бер еллык контрактның 2 ае укытуга китә. Хәрби хезмәткәргә 30 тәүлек дәвамында төп ял бирелә, ә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен өстәмә рәвештә тагын 15 тәүлек ял каралган. Нәтиҗәдә, пилотсыз системалар гаскәрләре хәрби хезмәткәренең бурычларны үтәү өчен турыдан-туры вакыты 8,5 ай тәшкил итә. Шуннан соң, әгәр ул контрактны дәвам итәргә теләмәсә, контракт вакыты тәмамлангач, хәрби хезмәттән азат ителә, - диде Башкортстан буенча контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Сергей Родинко.

Шулай ук Сергей Родинко кандидатларга нинди күнекмәләр өйрәтелүе турында сөйләде.

- Хәрби хезмәткәрләрне әзерләү сугыш тәҗрибәсе булган инструкторлар тарафыннан алып барыла. Күпчелек очракта алар - "Рубикон" үзәге белгечләре. Хәрби хезмәткәрләрне пилотсыз очу аппаратларының билгеле бер төрен кулланырга өйрәтәләр, - дип өстәде Сергей Родинко.

Шулай ук эксперт пилотсыз очу аппаратлары операторларының турыдан-туры хәрби бәрелеш сызыгында булмавын ассызыклады. Яңа төр гаскәрләрдә хезмәт итү турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтында табарга мөмкин.

Фото: bash.news

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас