Бүген «Бабай» үзе дә снайпер булып хезмәт итә. Бу хакта «Куюргазы» басмасы яза. Хәрби юлының башыннан ук аның янәшәсендә күп кенә сугышчан иптәшләре булган. Кайберләре инде исән түгел, әмма ул аларның һәркайсын хәтерендә саклый. Аеруча һәрчак беренчеләрдән булып һөҗүмгә күтәрелгән дусты "Мереджи" турында җылы сүзләр белән искә ала. Шулай ук 9нчы штурм ротасы командиры "Агат"ны, ут астыннан 1500дән артык кешене алып чыккан "Ахпер"ны, сәяси эшләр буенча командир урынбасары "Инал"ны, "Кастет"ны, кабарда милләтеннән булган Арсенны һәм башка бик күп батыр сугышчыларны хөрмәт белән искә ала.
- Иптәшләремнең исемнәрен санап чыгар өчен сезнең гәзитнең битләре дә җитмәс иде. Кызганыч, чөнки бу егетләр – искиткеч сугышчылар, - дип искә ала "Бабай.
«Бабай»га аеруча "Мереджи" белән бергә кичергән сугышларның берсе истә калган. Бер сәгать чамасы алар артиллерия уты астында булган. Берничә минутлык тынлыктан соң укчы кораллар белән сугыш башланган.
- "Мереджи" тыныч кына: "Бабай", бәлки, без синең белән шушы чокырда калырбыз“, – диде. Аннары ул окоптан чыгып, бөтен буена басты да дога укый башлады. Шуннан соң тыныч кына яңадан окопка төште. Бу мине бик тетрәндерде. Без "Мереджи" белән ахырга кадәр тордык һәм исән калдык. Менә нинди була ул – иң авыр хәлдә дә акылын, салкын канлылыгын һәм өметен югалтмый торган кеше белән иңгә-иң торып хезмәт итү. Дога да ярдәм итә, ул кешене рухи яктан ныгыта, - ди яугир.
Өендә «Бабай»ны әнисе, хатыны, өч кечкенә баласы һәм ике сеңлесе көтә. Ул мөмкин кадәр тизрәк якыннарын кочаклап, туган йортына кайтырга хыяллана.
Сугышчы Җиңүнең үзләре ягында булачагына ышана, ә Русия халкына ныклык, чәчәк ату һәм иминлек тели.
Шул ук вакытта Башкортстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәткә сайлап алу дәвам итә. "Башбат.рф" сайты һәм 122 кайнар линиясе хәзер БПЛА операторы хезмәтенең төп өстенлекләре турында да актуаль мәгълүмат тәкъдим итә.
Фото: Башинформ