Бу яңа юнәлешкә күптән түгел нигез салынды: район үзәге Николо-Березовкада өлкәннәр һәм үсмерләр өчен пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә өйрәтү секцияләре эшли башлады. Аны 2023 елдан “Саныч” позывное белән “Ватан” Башкортстан ирекле отрядында артиллерия батареясендә өлкән техник булып хезмәт иткән Дмитрий Полубояринов җитәкли. Ул – шулай ук, муниципалитетның СВО ветераннары ассоциациясе рәисе, район хакимияте башлыгының патриотик тәрбия буенча киңәшчесе, яшьләр эшләре комитеты белгече.
– БПЛА операторларын әзерләү – бүген ил өчен бик актуаль тема. Краснокама районы җитәкчелеге заман белән бергә атлый, шуңа күрә Николо-Березовкада дроннар белән идарә итәргә өйрәтү секциясен булдыру турында карар кабул ителде. Бүгенге көндә ике белгечлек буенча операторлар әзерлибез: спорт пилотажы һәм хәрби тематика, – ди Дмитрий Александрович.
Бүгенге көндә пилотсыз очкычлар белән идарә итү дисциплинасы ГТО системасына кертелгән, һәм ул мәктәпне тәмамлаучылар өчен өстәмә баллар бирә. Шуңа да спорт пилотажы үсмерләр мәнфәгатьләренә җавап бирә, дип ышанып әйтергә мөмкин. Ә инде хәрби юнәлеш өлкәннәр өчен каралган. Әгәр дә уку процессында кемнеңдер сәләте ачыкланса, теләүчеләр БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү турында контракт төзи ала икән.
Секция эше җәелдерелгән мәйданчыкларның берсе – Яшьләр сараенда, икенчесе физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә урнашкан. “Бу эшне үстерү буенча республика Башлыгы Грантын оттык, аны да шунда юнәлтәчәкбез”, – ди Дмитрий Полубояринов.
“Секциянең эше ничек бара, Интернет белән даими өзеклекләр комачауламыймы?” – дип кызыксынабыз.
– Без күбрәк курсантлар теорияне үзләштерә һәм симуляторларда шөгыльләнә торган бинада эшлибез. Ә инде ачык киңлеккә чыгарга кирәк булганда, Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына очыш параметрларын күрсәтеп алдан гариза бирәбез. Алар безгә күнегүләр ясарга мөмкин булган урынны билгели. Без, кагыйдә буларак, 150 метрга кадәр зонада аз авырлыктагы дроннар белән эшлибез, шунлыктан проблемалар булмый, – ди Дмитрий Александрович.
– Дәресләр күпме кешегә һәм нинди яшькә исәпләнгән? Уку озак дәвам итәме?
– Яшьләр сараенда әлегә дүрт компьютер бар, һәркайсында икешәр кеше шөгыльләнә. Кирәк булганда, укытуны берничә төркемдә оештырабыз.
Ләкин монда сан артыннан куарга кирәкми. Балалар артык күп булса, барысын да өйрәтү, хәтта күзәтеп тору кыен булачак. Ә дрон – хәрәкәтчән техника, шуңа да хәвефсезлек саклау максатында төркемдә балалар саны азрак булса, яхшырак, дип исәплим. Минемчә, сигез кешедән торган төркем – оптималь вариант. Кирәк булганда индивидуаль укытуга вакыт бүлү мөмкинлеге дә бар, ул чагында инде нәтиҗә дә яхшырак, югарырак була. Бездә яшь буенча чикләүләр юк, хәер, үсмерләр яңа материалны өлкәннәргә караганда тизрәк “эләктереп” ала.
Уку курсы кырык сәгатькә, якынча ике айга исәпләнгән. Кайберәүләр үзеннән нәрсә таләп ителүен, ничек эшләргә кирәклеген шундук төшенә, ә күпчелек үсмерләр өйдә компьютер уйный, аларга атыш уеннары аеруча таныш, шуңа да биредә барысы да җиңел кебек. Әмма дрон белән эшләү тиз генә килеп чыкмый, чөнки уен бер хәл, ә пилотсыз очкычлар күнекмәләр, белем таләп итә, алар белән эшләүнең үзенчәлеге бар, теләсә нинди эштәге кебек үк, монда да аерым сәләтләргә ия булырга кирәк. Ә инде кем дроннар белән оста эш итә, алар киләчәктә авиация колледжына укырга керә ала.
Ничек кенә булмасын, әлеге секция – һөнәри юнәлеш тә, спорт та, җәйге каникулны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү мөмкинлеге дә.
– Ачыклап үтсәгез иде: БПЛА операторы булу өчен нинди сәләтләргә ия булырга кирәк?
– Бу эштә моторика кирәк, бармаклар сизгер, баш белән “яхшы бәйләнештә” булырга тиеш. Тәҗрибәдән чыгып әйтәм, эшли башлагач, дрончы техника белән бербөтенгә әйләнә. Аның баш мие үзе дрон кебек эшли, чөнки ситуацияне бәяләүгә һәм дөрес карар кабул итүгә операторның нибары берничә секунд вакыты була. Теоретик әзерлек ул – бер нәрсә, күп нәрсәне практикада гына аңларга мөмкин.
– Дмитрий Александрович, секциядә кызлар да бармы, әллә инде егетләр генәме?
– Кызлар әлегә юк, әмма алар өчен дә бу белем бик файдалы. Мәсәлән, мин үзем пилотсыз очкычлар операторына Башкорт дәүләт аграр университетында укыдым. Төркемебездә өч кыз укыды, алар “Россельхознадзор” хезмәткәрләре иде. Дрон ярдәмендә алар кырларны, чәчүлекләрнең авыруларын күзәтә, һавадан эшкәртә, шартлаган торбаларны ачыклый икән. Димәк, пилотсыз очкычлар – күп кенә ведомствода алыштыргысыз чара. Әкренләп алар башка тармакларда да эшкә җигелә. Ә киләчәктә аларны бары тик тыныч нияттә генә кулланырга язсын дип телик!
Без дә тәҗрибәле хәрбинең сүзләренә кушылабыз, секция эшенә һәм Краснокама курсантларына уңышлар телибез!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.