

Учалы районында яшәүче махсус хәрби операция ветераны Сергей Феденёв социаль контракт программасы ярдәмендә үзенең агач эшкәртү остаханәсен үстерә. 350 мең сум күләмендәге субсидия аңа җитештерүне киңәйтү өчен кирәкле заманча җиһаз сатып алырга мөмкинлек биргән.
Документларны әзерләүдә һәм гаризаны рәсмиләштерүдә эшкуарга «Минем бизнес» үзәгенең Учалы филиалы ярдәм иткән. «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» дәүләт программасы кысаларында белгечләр бизнес-план әзерләргә һәм проектны тормышка ашыруның барлык этапларында киңәшләр биргән.
Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина сүзләренчә, социаль контракт махсус хәрби операция ветераннарына үз эшләрен башлап җибәрергә яки киңәйтергә, шулай ук яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итә.
Сергей Феденёв ике хәрби хәрәкәттә катнашкан. Чечнядан кайткач, ул пилорама ачкан. Соңрак махсус хәрби операциядә авыр яраланган, әмма туган ягына кайтып, яраткан эшен дәвам иткән. Хәзер ул агачтан картиналар, авторлык җиһазлары һәм баскычлар ясый.
– Яңа станок ярдәмендә эш тизлеге дә, төгәллеге дә артачак. Нәкъ менә шунысы җитми иде, җитештерүне яңа дәрәҗәгә күтәрү мөмкинлеге ачыла, – ди эшкуар.
Быел Учалыдагы «Минем бизнес» үзәге 60 бизнес-проектны караган. Шуларның 39ы социаль контракт буенча дәүләт ярдәме алган, ә сигезе – махсус хәрби операциядә катнашучылар проекты.
Республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен ташламалы займнар, лизинг, гарантияләр, консультацияләр һәм белем бирү программаларын үз эченә алган ярдәм чаралары гамәлдә. «Минем бизнес» үзәгендә бу категория гражданнарга хезмәтләр өстенлекле тәртиптә күрсәтелә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: pravitelstvorb.ru