+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"2022 елдан башлап сугыш тамырдан үзгәрде..."

Башкортстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә сайлап алу дәвам итә. Билгеләп үтәргә кирәк, гаскәрләрнең яңа төрендә хезмәт итү өчен контракт кимендә бер елга төзелә. Бу вакыт тәмамланганнан соң хәрби хезмәткәр хезмәттән китә ала яки яңа контракт төзи ала.

"2022 елдан башлап сугыш тамырдан үзгәрде...""2022 елдан башлап сугыш тамырдан үзгәрде..."
"2022 елдан башлап сугыш тамырдан үзгәрде..."

Уфадан махсус хәрби операция ветераны, Батырлык ордены кавалеры Андрей Константинов БСТ телеканалындагы «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» («СВОих не бросаем») тапшыруында катнашты һәм пилотсыз очу аппараты (БПЛА) операторы булып ничек китүе турында сөйләде.

Андрей 2024 елның августында икенче контрактын имзалагач, 72нче мотоукчылар бригадасына эләгә. Шунда ук ул БПЛА операторы белгечлеге буенча әзерлек үтә. Укыту кыр шартларында нибары биш көн дәвам итә, әмма шул вакыт дроннар белән идарә итүнең нигезләрен үзләштерү өчен җитә.

- 2022 елдан башлап сугыш тамырдан үзгәрде. Хәзер аны дроннар сугышы дип тә әйтергә мөмкин. Миңа очуның, күзәтү алып баруның төп нигезләрен үзләштерү өчен шул вакыт җитте. Биш көнлек укудан соң безне яңадан үз подразделениебезгә кайтардылар. Үзебезнекеләр янына барып җиттек, безгә кая очарга кирәклеген күрсәттеләр. Иң мөһиме – очарга өйрәнү, ә аннары сиңа инде барысын да аңлаталар: җирлек буенча да, кайсы урынга төшәргә кирәклеген дә һәм башкасын да. Әмма иң мөһиме – фотографик хәтер кирәк. Ансыз мөмкин түгел.

БПЛА операторы булу һәркемгә дә бирелми, чөнки бу – кешеләр алдында зур җаваплылык. Син дошманга һөҗүм итү белән генә шөгыльләнмисең, ә разведка мәгълүматлары да җыясың һәм сугышчыларның алга баруын көйләргә ярдәм итәсең: аларга кайсы якка барырга, кайда яшеренергә, нәрсә эшләргә һәм башкасын күрсәтеп торасың. Без һәрвакыт турыдан-туры батальон командиры һәм штурм подразделениесе ротасы командиры белән элемтәдә идек, - диде махсус хәрби операция ветераны Андрей Константинов.

Шулай ук сугышчы БПЛА операторының хәрби шартларда көне ничек узуы турында сөйләде.

- Мин төнлә эшләгәнгә күрә, көндезге сәгать өчләр тирәсендә уянам. Без блиндаж урнашкан ноктага юл тотабыз һәм көндезге операторларны алыштырабыз. Алар безгә көн дәвамында нәрсәләр булуын сөйләп бирә. Без дә иртән аларга нинди вакыйгалар булганын, нинди гамәлләр башкарылганын һәм башка мәгълүматны җиткерәбез. Безнең алда бик зур бурыч тора — сугышчыларыбызның гомерен саклап калу һәм аларны исән-имин итеп кирәкле урынга җиткерү. Моның өчен без батальон командиры һәм роталар командирлары белән һәр нәрсәне җентекләп уйлыйбыз: аларга кайсы юлдан барырга, кайда яшеренергә, әгәр утка тоту башланса, ничек эш итәргә. Барысы да вак-төякләренә кадәр эшкәртелә, чөнки кешеләрнең гомере бездән тора, - диде Андрей Константинов.

Исегезгә төшерәбез, БПЛА операторлары өчен хәвефсезлекнең югары дәрәҗәсе тәэмин ителә. Аларның хезмәте турыдан-туры хәрби бәрелеш сызыгыннан еракта үтә. Гаскәрләрнең яңа төрендә хезмәт турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтында табарга мөмкин.

Фото: bash.news

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас