+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яугир БПЛА операторы булып хезмәт итә

Башкортстаннан БПЛА операторы дроннарның сугышчан бурычларны үтәргә ничек ярдәм итүе турында сөйләде.

Яугир БПЛА операторы булып хезмәт итәЯугир БПЛА операторы булып хезмәт итә
Яугир БПЛА операторы булып хезмәт итә
Якташыбыз коптер тибындагы БПЛАның өлкән операторы булып хезмәт итә. 2024 елда Оборона министрлыгы белән контрактка кул куюга кадәр ул механизатор булып эшләгән.

Яугир сүзләренчә, бүген пилотсыз очкычлар операторлары разведка алып бара, һөҗүм бурычларын үти, шулай ук сугыш кирәк-яраклары һәм медикаментлар китерүдә ярдәм итә. Шул ук вакытта дроннар белән идарә итү күнекмәләренә тыныч тормышның төрле өлкәләрендә дә ихтыяҗ бар.

Ял вакытында аны туганнары гына түгел, туган авылы халкы да җылы каршы алды. Хәзер сугышчы гаиләсе – хатыны һәм өч баласы белән вакыт үткәрә.

БПЛА бүлекчәләрендә хезмәт итү турында сорауларыгыз булса, аларны 122 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Фото: "Туймазинский вестник"
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас