+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

БПЛА үзәген үстерүгә 1,3 млрд сум бүленә

Пилотсыз авиация технологияләре үзәге гомумдәүләт программасы ярдәмендә үстерелә. Бу максатка 1,3 миллиард сум бүлү планлаштырыла.

БПЛА үзәген үстерүгә 1,3 млрд сум бүленәБПЛА үзәген үстерүгә 1,3 млрд сум бүленә
БПЛА үзәген үстерүгә 1,3 млрд сум бүленә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган утырышта гомумдәүләт программаларын гамәлгә ашыру барышы каралды.

Быел республикада гомумдәүләт программаларын финанслау күләме 35 миллиард 200 миллион сум тәшкил итә. Шуның 29 миллиард 300 миллион сумнан артыгы федераль бюджеттан бүленә.

Иң әһәмиятле проектларның берсе – пилотсыз авиация системалары технологияләрен үстерү буенча фәнни-җитештерү үзәген заманча җиһазлар белән тәэмин итү. Бу максатка бер миллиард өч йөз миллион сум юнәлтү планлаштырыла.

Утырышта шулай ук юллар, күперләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният һәм сәламәтлек саклау объектларын яңарту эшләренең дәвам итүе билгеләп үтелде.

Йомгак ясап, Андрей Назаров җаваплы министрлыкларга гомумдәүләт программалары буенча барлык күрсәткечләрне вакытында һәм тулы күләмдә үтәүне тәэмин итәргә кушты.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас