Башкортстан Башлыгының Русия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Артур Йомагуҗин “Молодежная газета"га биргән интервьюсында Башкортстанның исемле батальоннарының хәрби хезмәте һәм бүген пилотсыз очу аппаратлары операторларының алгы сызыкта иң кирәкле белгечләрнең берсе булуы турында сөйләде. Офицер пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) операторларын алгы сызыкта да, тыл районнарында да хезмәт итүче «сугыш аллалары» дип атады. Алар колонналарны каплый, разведка алып бара, утны төгәлли һәм тыныч халыкны саклый.
– Телефон һәм компьютердан башка бернәрсә дә белмим дип уйлаучыларга шуны әйтәсем килә: безгә нәкъ менә шундый егетләр кирәк. Һәм алар күп булырга тиеш, чөнки эш бик күп. Кыска вакыт эчендә аларны барысына да өйрәтәләр, һәм алар Ватаныбызга зур файда китерәчәк, – дип билгеләп үтте Артур Йомагуҗин.
Башкортстан Башлыгы киңәшчесе ассызыклап үткәнчә, хәрби комиссариатларга килгән яшьләр тиз өйрәнә, яхшы реакциягә, киң карашка һәм техник фикерләүгә ия.
– Ватаныбызны сакларга карар иткән һәркемгә бер киңәшем бар: безнең хәрби комиссариатларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Башкортстан хәрби комиссариатына килеп, турыдан-туры: „Безнең исемле батальоннарда һәм „Башкортстан“ полкында хезмәт итәргә телим“, – дип әйтегез. Мин махсус хәрби операциядә бишенче ел хезмәт итәм һәм үз тәҗрибәмнән беләм: Башкортстанның исемле батальоннарында сезне үз кеше кебек каршы алачаклар, барысына да өйрәтәчәкләр. Шуңа күрә һәрвакыт үз республикаң белән бергә булу мөһим. Башкортстан безнең бүлекчәләрне дроннар һәм кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин итә, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров исемле батальоннарны да, мобилизацияләнгәннәрнең дә, контракт буенча хезмәт итүчеләрнең дә хезмәтен шәхси контрольдә тота", — диде әңгәмәдәш.
Шул ук вакытта Артур Йомагуҗин аерым билгеләп үткәнчә, батальоннар барлык юнәлешләрдә дә нәтиҗәле эшли, аларда төгәл дисциплина урнашкан. Башкортстанның барлык хәрби формированиеләре махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк үзләрен уңай яктан күрсәтте һәм үз байракларын горурлык белән йөртә. Моннан тыш, безнең батальоннарда хезмәт итүче башка төбәк егетләре дә истәлеккә республика байракларын соратып ала, Шәйморатов орденнары һәм медальләре белән горурлана.
– Шуны онытмаска кирәк: безнең Ватаныбызга каршы илледән артык дәүләт сугыша. Ә чиктә безнең егетләр – туганнарыбыз, якыннарыбыз, таныш һәм таныш булмаган кешеләр – көн саен махсус хәрби операция кысаларындагы бурычларын төгәл үти. Аларның сугышчан рухы югары, үзләре тыйнак һәм батыр. Нәкъ менә алар ярдәмендә дошман үз максатларына ирешә алмый. Ә безнең егетләр үз максатларына ирешә, – дип йомгаклады офицер.
Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт срогы бер елдан башлана, бу чор хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Аннары инде хәрби үз теләге белән хезмәттән китә, яки яңа контракт төзи ала.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яисә башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый, дип язылган.
БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Законда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр аларга да кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган. БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар “122” номерына шалтырата ала.