Башкортстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә сайлап алу дәвам итә. Билгеләп үтәргә кирәк, гаскәрләрнең яңа төрендә хезмәт итү өчен контракт кимендә бер елга төзелә. Бу вакыт тәмамланганнан соң хәрби хезмәткәр хезмәттән китә яки яңа контракт төзи ала.
Уфадан махсус хәрби операция ветераны, Батырлык ордены кавалеры Андрей Константинов БСТ телеканалындагы “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” (“СВОих не бросаем”) тапшыруында катнашты һәм ничек пилотсыз очу аппараты (БПЛА) операторы булып китүе турында сөйләде.
Андрей 2024 елның августында, икенче контрактын имзалагач, 72нче мотоукчылар бригадасына эләгә. Шунда ук БПЛА операторы белгечлеге буенча әзерлек үтә. Укыту кыр шартларында нибары биш көн дәвам итә, әмма дроннар белән идарә итү нигезләрен үзләштерү өчен шул вакыт җитә.
– 2022 елдан башлап сугыш тамырдан үзгәрде. Хәзер аны дроннар сугышы дип тә әйтергә мөмкин. Очуның, күзәтү алып баруның төп нигезләрен үзләштерү буенча биш көнлек укудан соң, безне яңадан үз подразделениебезгә кайтардылар. Иң мөһиме – очарга өйрәнү, ә калганын инде сиңа аңлаталар: кайсы урынга төшәргә кирәклеген дә, башкасын да. Әмма иң мөһиме – фотографик хәтер кирәк. Ансыз мөмкин түгел.
БПЛА операторы булу һәркемгә дә бирелми, чөнки бу – кешеләр алдында зур җаваплылык. Син дошманга һөҗүм итү белән генә шөгыльләнмисең, ә разведка мәгълүматлары җыясың һәм сугышчыларның алга баруын көйләргә ярдәм итәсең: аларга кайсы якка барырга, кайда яшеренергә, нәрсә эшләргә – барысын да күрсәтеп торасың. Без һәрвакыт турыдан-туры батальон командиры һәм штурм подразделениесе ротасы командиры белән элемтәдә идек, – ди махсус хәрби операция ветераны Андрей Константинов.
Шулай ук ул хәрби шартларда БПЛА операторының көне ничек узуы турында сөйләде.
– Мин төнлә эшләгәнгә күрә, көндезге сәгать өчләр тирәсендә уянам. Без блиндаж урнашкан ноктага юл тотабыз һәм көндезге операторларны алыштырабыз. Алар көн дәвамында нәрсәләр булуын сөйләп бирә. Без дә иртән аларга төнлә нинди вакыйгалар булганын, нинди гамәлләр башкарылганын һәм башка мәгълүматны җиткерәбез. Алдыбызда бик зур бурыч тора – сугышчыларның гомерен саклап калу һәм аларның исән-имин килеш кирәкле урынга барып җитүен тәэмин итү. Моның өчен батальон һәм роталар командирлары белән һәр нәрсәне җентекләп уйлыйбыз: кайсы юлдан барырга, кайда яшеренергә, утка тоту башланса, нишләргә. Барысы да вак-төякләргә кадәр күздән кичерелә, чөнки кешеләрнең гомере бездән тора, – диде Андрей Константинов.