

Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, аңа мондый тәкъдим белән хәрби частьларның берсенең сугышчылары мөрәҗәгать иткән.
"Мин бу башлангычны хупладым. Нигә? Безнең егетләр арасында пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр күп - бу Кораллы Көчләр элитасы, аның артында безнең армиянең киләчәге. Ә башкорт батальоннарын формалаштыру практикасы шуны күрсәтә: шулай итеп безнең ярдәм нәтиҗәлерәк була бара. Без үзебезнең иреклеләргә хәрби бурычларны хәл итү өчен кирәк булган бөтен нәрсәне даими җиткерәбез. Шул ук вакытта безнең егетләр өчен якташлык хисе дә бик зур әһәмияткә ия - бу берләштерә һәм өйдән еракта ярдәм итә", - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы ассызыклавынча, яңа бүлекчәгә контракт буенча хезмәткәрләр өчен барлык түләүләр һәм ташламалар гамәлгә ашырылачак.
"Хезмәт башланыр алдыннан укулар узарга кирәк булачак. Яңа батальон ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртәчәк. Аның бер өлеше булырга уйласагыз, Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы, 3нче йорт адресына килегез. Сайлап алу критерийлары һәм хезмәт шартлары турында тулырак мәгълүматны батальон штабында телефон аша сөйләячәкләр: +7 995 948 65 41" - дип уртаклашты республика җитәкчесе.