

Ул эшен Рубежный госпиталендә башлаган, соңыннан аны эвакуация пунктына юнәлткәннәр.
“Госпитальгә дип безгә җимерелгән мәктәп бинасын бүлеп бирделәр. Анда барын да тәртипкә китерер өчен бик нык тырышырга туры килде. Биредә без турыга яу кырыннан китергән яралы хәрбиләрне кабул итәбез. Беренче, ашыгыч ярдәм күрсәтәбез, дәвалыйбыз, соңыннан арытаба госпитальләргә озатабыз. Гадәттә госпитальгә кул-аяклары сынган, ярчык яралары булган, урта һәм авыр дәрәҗәдә контузия алган сугышчыларны китерәләр. Уртача алганда, монда эләккән хәрбиләр 33-45 яшьтә”, – ди ул.
“Гюрза” сүзләренчә, биредә эмоцияләргә, күз яшьләренә һәм сыктауларга урын юк. Иң мөһиме – салкын канлылыкны саклау.
“Һәр минут кадерле. Машина килеп җиттеме, барыбыз да шунда йөгерәбез, хәрбиләрне носилкага салып, бинага ашыгабыз. Кемнедер турыга операция өстәленә, калганнарның яраларын бәйләргә, авыртуны баса торган дарулар бирергә, укол кадарга. Вакыт барын да хәл итә! Мисал өчен, вагнеровчылар ротасын кабул иткән идек, ул егетләргә аерым караш. Шуңа күз яше түгеп утырырга вакыт юк. Монда бөтенләй икенче тормыш. Мин үзем дә үзгәрдем, эшем мине чыныктырды, холкым корычтай хәзер. Шулай да тормышка булган яратуны һәм оптимизм хисен мин югалтмадым”, – ди “Гюрза”.
Фото: "Башинфом"