Күптән түгел ул гаилә хәле сәбәпле кыска вакытка туган ягына кайтып киткән иде. Бүген исә яңадан фронтка юл тотты. Район хакимияте хәбәр иткәнчә, ул анда буш кул белән китмәде.
«СВОга ярдәм. Ярмәкәй» волонтёрлар төркеме ярты көн эчендә «Төньяк» һәм аның хезмәттәшләре өчен гуманитар ярдәм туплады. Дрон операторы автомобиленә генератор, күзәтү коптерлары өчен аккумуляторлар, дару-дарман, дроннарга каршы саклану юрганнары, маскировка челтәрләре, эчке кием-салым, шәхси гигиена кирәк-яраклары, киптерелгән әзер ризыклар, үлән чәйләре һәм башка азык-төлек төяде.
«Якташлардан килгән ярдәм сугышчан бурычларны үтәүдә генә булышып калмый, күңелгә дә җылылык бирә», — ди «Төньяк».
Элегрәк «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар гаскәрләре батальонына хәрбиләр җыю башланды. Әлеге тәкъдим белән республика Башлыгына хәрби частьләрнең берсе вәкилләре мөрәҗәгать иткән. Радий Хәбиров бу башлангычны хуплады.
Башкортстанның пилотсыз системалар гаскәрләре батальонын төзү эшен Русия Герое, капитан Тельман Уралбаев җитәкләячәк. Ул хәзерге вакытта пилотсыз системалар хезмәте начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкара.
Пилотсыз системалар батальоны сафларында хезмәт итү белән кызыксынган Башкортстан халкы үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапны Уфада, Октябрь революциясе урамы, 3нче йорт адресы буенча ала ала. Белешмәләр өчен телефон: +7 995 948-65-41.
Фото: Башинформ