

Башкортстанда пилотсыз системалар гаскәрләре батальоны төзеләчәге турында игълан ителде. Яңа бүлекчә данлы якташыбыз – хәрби очучы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртәчәк. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, аңа мондый тәкъдим белән хәрби частьларның берсенең сугышчылары мөрәҗәгать иткән.
“Мин бу башлангычны хупладым. Ни өчен? Безнең егетләр арасында пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр күп, ул – Кораллы Көчләрнең элитасы, армиянең киләчәге. Ә башкорт батальоннарын формалаштыру тәҗрибәсе шуны күрсәтә: болай иткәндә ярдәм нәтиҗәлерәк була. Без үзебезнең иреклеләргә хәрби бурычларны хәл итү өчен кирәк булган бөтен нәрсәне даими илтеп торабыз. Шулай ук егетләребез өчен якташлык хисе дә бик зур әһәмияткә ия – бу берләштерә һәм өйдән еракта ярдәм итә”, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы ассызыклавынча, яңа бүлекчәдә контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен барлык түләүләр һәм ташламалар гамәлгә ашырылачак.
“Хезмәтне башлар алдыннан укулар узарга кирәк булачак. Яңа батальон ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртәчәк. Аның бер өлеше булырга ниятләсәгез, Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы, 3нче йорт адрес буенча килегез. Сайлап алу критерийлары һәм хезмәт шартлары турында тулырак мәгълүматны батальон штабында 8-995-948-65-41 телефоны аша белергә мөмкин”, – дип уртаклашты республика җитәкчесе.
Муса Гәрәевның исеме Башкортстан өчен тарих сәхифәсе генә түгел. Ул – тиңдәшсез батырлык һәм Ватанга тугры хезмәт итү символы. Муса Гайса улы Гәрәев – республикадагы бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Бөек Ватан сугышы елларында легендар штурмовик-очучы 250 сугышчан очыш ясый. Сугыштан соң Муса Гәрәев гомерен яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә багышлый, ДОСААФның Башкортстан өлкә комитетын җитәкли. Бүген аның батырлыгы аеруча зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә республикада оештырылучы пилотсыз системалар гаскәрләре батальонының аның исемен йөртүе бик урынлы һәм дөрес.
Башкортстанда пилотсыз системалар гаскәрләре батальонын төзү эшен Русия Герое, капитан Тельман Уралбаев җитәкләячәк. Ул бүген пилотсыз системалар хезмәте начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкара. Күптән түгел Радий Хәбиров хәрби офицерны генерал Шәйморатов медале белән бүләкләде. Бу бүләк күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашкан сугышчының хәрби казанышларын гына түгел, шәхси батырлыгын да тану булды. Моңа “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының хәрби хәбәрчесе Тельман Уралбаев белән әңгәмә вакытында шәхсән инанды.
Сугышчылар очрашуга орден-медальләрен тагып, хәрби киемнән килә. Аларга караш ташлау белән игътибарны погоннар да, бүләкләр дә түгел, ә күзләре җәлеп итә. Уралбаевның карашы тыныч, игътибарлы, бераз ару сизелсә дә, кызыксынучан. Капитанның елмаюы тыйнак, әмма ихлас. Ул нык итеп кулны кыса һәм шул мизгелдә каршыңда гап-гади ир-егет кенә түгел, ә сугышчан офицер, Русия Герое, махсус хәрби операция тарихына үз исемен язып калдырган кеше торуына ышанып та булмый кебек.
Август кояшы нурларында Геройның Алтын Йолдызы балкый. Бу югары исемгә Тельман Уралбаев Донецк Халык Республикасындагы Красноармейск (Покровск) шәһәрен азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен лаек булган. Әлеге операция хәрбиләр алдында торган иң катлаулы бурычларның берсе була, чөнки стратегик әһәмияткә ия булган шәһәрне дошман көчле һәм ныклы үзәккә әверелдергән иде. Шунда Тельман Уралбаев батырлык кына түгел, ә оста тактик фикерләү сәләтен дә күрсәтә. Аның батальоны кыю, бердәм һәм, иң мөһиме, нәтиҗәле эш итә.
– Бу – минем егетләремнең, солдатларымның, офицерларымның һәм сержантларымның бүләге. Алар минем белән иңгә-иң торып, минем җитәкчелегемдә әлеге торак пунктны азат итү буенча сугышчан бурычны үтәде. Әйе, безгә җиңел булмады, ләкин куелган бурычны уңышлы үтәдек, – диде ул.
Русия Герое “Алтын Йолдыз”ын Тельман Уралбаевка Русия Федерациясе оборона министры Андрей Белоусов 2026 елның февралендә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан тапшырды.
Әңгәмәбез республикада яңа батальон төзү мәсьәләсеннән башланды.
– Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге батальонда хезмәт итү – горурлык кына түгел, зур җаваплылык та. Анда Башкортстаннан чыккан егетләр хезмәт итәчәк. Бер үк авылдан, шәһәрдән яки бистәдән булган егетләр сугышчан бурычларны иңгә-иң куеп үтәгәндә, бу үзара аңлашуны, дуслыкны һәм бер-берсенә тугрылыкны тагын да ныгыта. Ә бу, үз чиратында, Җиңүгә ирешү юлында бик көчле нәтиҗә бирә, – диде Тельман Уралбаев.
Тельман Уралбаев пилотсыз очу аппаратлары операторларын әзерләү турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, һәр хәрби хезмәткәр, Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегәнче, махсус сайлап алу узачак, ягъни дроннар белән эшләүнең теориясен дә, практикасын да үзләштерәчәк. Аннан соң булачак операторлар даими хезмәт урынына җибәреләчәк, анда аларны гомум хәрби һәм махсус әзерлек көтә.
– Уку, гадәттә, өч ай тирәсе дәвам итә. Әмма егетләр материалны бер атнада да, бер айда да үзләштергән очраклар булды. Тәҗрибәле инструкторларыбыз бик көчле, алар нәтиҗәгә ирешә белә. Ике ай эчендә алар яңа килгәннәрдән чын профессиональ сугышчылар әзерли ала. Әмма күп нәрсә контрактчының үзеннән тора: ул фронтка нинди максат белән һәм нәрсә өчен килгән. Мин 18 яшьтән 30 яшькә кадәр хәрбиләрне җыям. Алар пилотсыз очу аппаратлары операторлары булачак. Шулай ук 30 яшьтән 35 яшькә кадәр ир-егетләр дә килә. Алар пилотсыз системалар гаскәрләрендә кирәк булган башка белгечлекләр буенча укытыла. Безгә расчетлар операторлары, сапёрлар, водительләр һәм башка белгечләр дә кирәк, – диде Тельман Уралбаев.
Пилотсыз очу аппаратлары операторларының алгы сызыкта кайда урнашуы күпләрне кызыксындыра. Монда куркаклык турында сүз бармый. Нигездә бу заманча технологияләрне мөмкин кадәр нәтиҗәле куллану мәсьәләсе.
– Хәзер Русия Кораллы Көчләре бик югары нәтиҗәләргә иреште. Пилотсыз очу аппаратлары операторлары дошман җитә алмаслык ераклыкта эшли. Шул ук вакытта алар үзләре дошманны ачык күрә һәм төгәл юк итә. Шунысын да әйтергә кирәк: барысы да хәрби хезмәткәрнең үзенә бәйле. Әгәр ул хезмәтенә җаваплы караса һәм бөтен көчен биреп эшләсә, исән калачак.
Ни өчен Башкортстан егете нәкъ менә безнең батальонда хезмәт итәргә тиеш? Чөнки бу – ике тапкыр Советлар Союзы Герое, полковник Муса Гәрәев исемен йөртүче исемле бүлекчә. Аның сафларында Донбассны һәм башка территорияләрне нацистлардан азат итү буенча сугышчан бурычларны үтәү, уртак Җиңүебезне якынайту – зур дәрәҗә һәм олы хөрмәт, – дип билгеләп үтте Тельман Уралбаев.
Русия Героеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән ничек танышуы турында да сорамый кала алмадык.
– Кичә генә диярлек. Моңа кадәр Радий Фәрит улын телевизордан гына күргәнем бар иде. Аның көчле ихтыярлы, җитди, тәвәккәл кеше, чын лидер һәм командир булуы күренеп тора. Мин анда әти кешене күрдем. Республика атасын. Үз халкы өчен чын күңелдән борчылучы һәм кешеләрнең лаеклы тормышта яшәве өчен тырышлык салучы җитәкчене. Мин Радий Фәрит улына Башкортстаннан хезмәттәшләремнең күп булуын һәм алар белән горурлануымны әйттем. Алар – батыр, кыю, тәрбияле һәм тәвәккәл кешеләр. Минем батальонның якынча 70 проценты республика хәрбиләреннән тора. Без бергә Красноармейск шәһәрен азат итүдә катнаштык һәм куелган бурычны лаеклы үтәдек. Кайберләре инде хезмәттән азат ителде һәм хәзер өйләрендә. Республика Башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга зур ярдәм күрсәтә. Алар үзләре дә ярдәмне тоюларын әйтә. Бу безнең өчен бик мөһим, – дип уртаклашты Тельман Уралбаев.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102