+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Барысы да Жиңү өчен
12 Августа , 14:50

Батырларыбызны онытырга хакыбыз юк!

Бүген, 12 августта төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы махсус хәрби операция үткәрелгән чорда республика халкының хәрби һәм хезмәт батырлыкларын мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча комиссиянең беренче утырышын үткәрде.

Батырларыбызны онытырга хакыбыз юк!Батырларыбызны онытырга хакыбыз юк!
Батырларыбызны онытырга хакыбыз юк!
Комиссия Башкортстан Башлыгы указы белән 2026 елның февралендә оештырылган. Аның составына министрлыклар һәм ведомстволарның 42 вәкиле керә. Комиссия әгъзалары чаралар планын эшләгән. Алар арасында архивларны формалаштыру һәм тулыландыру, музей-күргәзмә эшчәнлеген оештыру, шулай ук тематик теле- һәм радиотапшырулар, документаль фильмнар әзерләү, форумнар, конференцияләр һәм "түгәрәк өстәл"ләр үткәрү бар.

Утырышны ачып, Башкортстан Башлыгы республикада инде 3600дән артык видео- һәм аудиоматериал туплануын билгеләп үтте. Алар арасында репортажлар, документаль фильмнар, сугышчылар һәм командирлар белән интервьюлар бар.

— СВОның беренче көннәреннән үк безнең якташларыбыз үзләренең хәрби бурычын лаеклы үтәп килә. Аларның батырлыгы һәм ныклыгы тирән ихтирамга һәм рәхмәткә лаек. Тылда калганнар да Җиңү өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшли, - диде Радий Хәбиров. - Бүген, санлы технологияләр һәм мәгълүматның чиктән тыш күплеге чорында, фактлар һәм вакыйгалар тиз генә югалып, хәтта онытылырга да мөмкин. Безнең бурыч - күз алдыбызда барлыкка килгән тарихны кадерләп, бөртекләп җыю. Әтиләребез һәм бабаларыбыз Бөек Ватан сугышы турындагы хакыйкатьне саклап, аны киләчәк буыннарга тапшырган кебек, без дә бүгенге вакыйгалар геройлары турындагы хәтерне һәм хакыйкатьне балаларыбызга һәм оныкларыбызга җиткерергә тиеш.

Республика матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев СВО барышында республика халкының хәрби һәм хезмәт батырлыкларын мәңгеләштерү юнәлешендә басма, электрон киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм китап нәшер итү өлкәсендә алып барылган эш турында сөйләде.

- Без үз бурычыбызны «БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН!» дигән чакыруны киңәйтүдә һәм бу идеяне журналистлар ярдәмендә алга этәрүдә күрәбез. Алар республика халкына махсус хәрби операция барышы турында дөрес мәгълүмат җиткерә, СВО ихтыяҗлары өчен гуманитар йөкләр җыя һәм, әлбәттә, хәрбиләрнең сугышчан юлы һәм батырлыклары турында материаллар әзерли. Һәр киңкүләм мәгълүмат чарасының үз күренекле махсус проекты бар, — дип ассызыклады Максим Ульчев. — Иң көчле тематик контентны, әлбәттә, безнең хәрби корреспондентлар әзерли. СВО зонасына якынча 40 хезмәттәшебез даими рәвештә барып тора. Мәсәлән, «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты махсус хәрби операция башланганнан бирле 20 командировка оештырды. Алар нәтиҗәсендә йөзләгән репортаж, тематик полоса, интервью һәм китап дөнья күрде. Республика Архив эшләре идарәсе белән берлектә без СВОда катнашучыларның батырлыклары һәм сугышчан юлы турында әһәмиятле журналистик материалларны системалы рәвештә җыю һәм архивлау эшен оештырдык. Мәңгелек саклауга инде 5,5 мең басма, санлы, видео һәм аудиоматериал тапшырылды.

Башкортстан Башлыгы республика Мәгариф министрлыгына мәктәп китапханәләре фондын республикадан чыккан сугышчыларның батырлыклары турында урындагы авторлар язган китаплар белән тулыландыру мәсьәләсен эшләп бетерергә кушты.

Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/pervoe-zasedanie-komissii-po-voprosam-uvekovecheniya-pamyati-voennyh-i-trudovyh-podvigov-zhiteley-respubliki-v-period-svo-90715/

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас