+11 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Барысы да Жиңү өчен
16 Августа , 06:53

СВО катнашучыларына бизнес ачуда ярдәм итү программасы гамәлдә

Программа һөнәри юнәлеш бирү, укыту, остазлык, финанс ярдәме һәм бизнес өчен мәйданнар табуда булышуны үз эченә ала.

СВО катнашучыларына бизнес ачуда ярдәм итү программасы гамәлдәСВО катнашучыларына бизнес ачуда ярдәм итү программасы гамәлдә
СВО катнашучыларына бизнес ачуда ярдәм итү программасы гамәлдә

«Урал аръягы» инвестиция сабантуеның пленар утырышында СВО катнашучыларына ярдәм итүгә юнәлтелгән «Бизнес өйдә. СВОлыларны ташламыйбыз» («Бизнес дома. СВОих не бросаем») программасы тәкъдим ителде. 

Программа биш юнәлешне үз эченә ала: һөнәри юнәлеш бирү, укыту, остазлык, финанс ярдәме, шулай ук бизнес өчен мәйданнар табуда, юридик һәм маркетинг мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, СВОда катнашучылар өйләренә кайткач, тыныч тормышка җиңелрәк җайлашсын өчен шартлар тудыру мөһим. Күпләр үз эшен башлау турында уйлый. Шуңа күрә республика аларга кредит, документлар, биналар һәм продукцияне сату мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәчәк.

Программа кысаларында республика проектларны бергәләп финанслаячак. СВО катнашучысы башлангыч капитал туплап, төбәк ярдәме ала алачак. Ә гаиләсе лизинг механизмнары ярдәмендә аның хезмәт итү чорында ук бизнесын башлап җибәрә алачак.

Андрей Назаров фикеренчә, мондый ярдәм республика икътисады өчен дә, СВОда катнашучылар өчен дә мөһим.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас