

БДМУ клиникасында аның улы дөньяга килде.
Ә бала тудыру йортыннан чыгу көне Алинәнең туган көненә дә туры килгән. Шулай итеп, бу көн аның өчен икеләтә бәйрәмгә әверелгән.
«Игла» позывнойлы Алинә Луганск юнәлешендә шәфкать туташы булып хезмәт итә, яралыларны эвакуацияли. Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Алинә Лука Крымский медаленә һәм башка бүләкләргә лаек булды.
Без Алинәне бу шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз һәм аңа да, улына да ныклы сәламәтлек телибез!