1. Ул нинди отряд?
Республикада “БАРС” подразделениесенә җыю бара, ул республиканың гражданлык объектларын һәм предприятиеләрен пилотсыз очкычлардан саклый. Бу контрактның үзенчәлеге шунда, ир-егет төп гражданлык эшен күнегүләр белән бергә алып бара һәм ел саен хәрби җыеннар үтә. Русиядә мондый резервчылар 2015 елдан бирле әзерләнә, СВО башлангач, аларга ихтыяҗ аеруча артты.
2. Кандидатларга таләпләр
Резервка кимендә 9 сыйныф белемле, запаста булган һәм кайбер критерийларга туры килгән ир-егетләр керә ала.
* Беренчедән, прапорщиклар, сержантлар һәм солдатлар өчен максималь яшь чиге –─ 52 яшькә кадәр. Кече офицерлар өчен – 57 яшькә кадәр. Өлкән офицерлар өчен ─– 62 яшькә кадәр.
* Икенчедән, сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәткә яраклы (А, Б, яки В категорияләре) булу зарур.
* Өченчедән, психолог тикшерүен узарга кирәк булачак.
* Дүртенчедән, наркотиклар яки психотроп матдәләр кулланган өчен төрмәдә утыручы, административ җәза алучы; гаепләү карары чыгарылган, тикшерү, алдан тикшерү алып барылган, яки җинаять эше судка тапшырылган гражданнарны “БАРС”ка алмыйлар.
Запастагылар, предприятиеләр хезмәткәрләре, дружиначылар, иҗтимагый оешмалар әгъзалары, көч структураларының элекке хезмәткәрләре резервчылар була ала.
3. Ташламалар һәм түләүләр каралганмы?
* Яңа контракт төзегәндә бер тапкыр 2967 сумнан 10974 сумга кадәр түләү (званиегә бәйле).
* Айлык түләүләр 2967 сумнан 7316 сумга кадәр (званиегә бәйле).
* Махсус җыеннар үткәрү чорында ─ 24720 сумнан алып 60967 сумга кадәр (званиегә бәйле) + монда булган һәр көн өчен 2 мең сум. Шулай ук, төп эш урыны буенча хезмәт хакы саклана. ТЭКның кайбер компанияләренең контрактка кул куйган хезмәткәрләренә өстәмә ярдәм чаралары бар, шул исәптән бәреп төшерелгән һәр дрон өчен 75 мең сум түләү.
* Социаль ташламаларның зур пакеты, алар арасында гомерне страховкалау, түләүсез дарулар, 1,5 яшьтән алып балаларны балалар бакчаларына чиратсыз бирү, түгәрәкләргә һәм өстәмә белем бирү оешмаларына түләүсез йөрү, аларны өйләренә якынрак балалар бакчасына күчерү, балалар бакчасы өчен түләүдән азат итү һ. б.
* Мобилизацион кешеләр резервына язылучылар мобилизацияләнергә тиеш түгел.
4. Кая мөрәҗәгать итәргә?
Процесс берничә этаптан тора.
1. Үзеңнең даими хәрби исәп урынындагы хәрби комиссариат бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2. Документлар тапшырырга (5нче пунктны кара).
3. Медкомиссия узарга.
4. Резервчы беркетелгән хәрби частьта аттестация узарга.
5. 3 яисә 5 елга контракт төзергә.
5. Кирәкле документлар
Кандидатларга үзләре белән түбәндәге документларны алып бару зарур:
* паспорт, хәрби билет, туу турында таныклык, никах һәм балалар туу турында таныклыклар (булган очракта), белем турында документлар һәм хезмәт кенәгәсе күчермәләре;
* 9х12 сантиметр булган фотография (арткы ягына фамилияне, исемне, әтисенең исемен һәм фотога төшерү датасын язарга кирәк);
* ике нөсхәдә автобиография, аларның берсе үз кулы белән язылган булырга тиеш;
* соңгы эш (уку, хезмәт) урыныннан хезмәт характеристикасы;
* тутырылган анкета (бланкны хәрби комиссариатта бирәчәкләр).
ШУЛ УК ВАКЫТТА:
Башкортстан элиталы гаскәрләргә җыя
Башкортстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю да дәвам итә. Бу – узган ел Югары Башкомандующий Владимир Путин һәм оборона министры Андрей Белоусов карары буенча төзелгән гаскәрләрнең яңа элиталы төре. Анда хезмәт итүнең берничә зур өстенлеге бар. Болар:
* Сугышчан хәрәкәтләр сызыгыннан читтә хәвефсез хезмәт.
* Бер елдан алып билгеләнгән хезмәт срогы. Ул тәмамланганнан соң хезмәттән китәргә, яки яңа контракт төзергә мөмкин.
* Башка гаскәрләргә һәм белгечлеккә күчерүне тыю.
* Студентлар өчен бюджет нигезендә укуга кире кайту шарты белән академик ял.
* Бөтен гаилә өчен 50дән артык ташлама.
* 1,4 миллион сумнан алып бер тапкыр бирелүче саллы түләү һәм аена 220 мең сумнан хезмәт хакы.
* Дошманның ут нокталарын тар-мар иткән өчен 500 мең сумга кадәр өстәмә түләүләр.
Кандидатларга карата таләпләр түбәндәгечә:
Ир-егетләр, Русия гражданнары, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр – FPV-дроннар операторлары өчен, ә башка белгечлекләр өчен 18 яшьтән 45 яшькә кадәр. Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраклы. Хәрби хезмәт үтү мәҗбүри түгел;
9 сыйныфтан түбән булмаган белем;
Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән булырга тиеш түгел. Башка хөкем ителүләргә карата карар шәхсән кабул ителә;
“Геймер тәҗрибәсе” яки радиосамолет/дрон белән идарә итү тәҗрибәсе бик тә хуплана.
Яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка яки 122 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.