

Ямьле Ык елгасы буенда урнашкан Туймазы районының Япрык авылында күптән түгел үткәрелгән хәйрия концертына “Авыл киче” дип исем биргәннәр. Чыннан да ул илебезнең төрле авылларында була торган җәйге кичләрнең берсе иде. Әкрен генә искән җылы җил аеруча бер чисталык, илаһилык, шул ук вакытта бу кичкә гадилек өстәде.
Япрык авылы турындагы беренче мәгълүмат 1719 елда исәп алу документларында очрый. Әмма халык аның күпкә элегрәк барлыкка килүен раслый.
Авылның исеме турында берничә аңлатма бар. Берәүләр, авыл урман эчендә урнашкан булганга “яфрак” сүзеннән килеп чыккан, диләр. Икенчеләр, ул шушы төбәктә яшәгән Яппар исемле кеше исеменнән алынган, дип аңлата. Аңа бу җирләр урыс патшасы грамоталары белән тапшырылган. Ык елгасы буйлап җәелгән яланнарга, урманнарга, тугайларга, елгаларга һәм күлләргә Яппар дигән кеше хуҗа булган. “Ыкы” кушымчасы – кемнеңдер өлеше дигәнне аңлата. Кемнеке дип сорасалар, Яппар өлеше – “Яппар ыкы” дип әйтә торган булганнар. Тора-бара ул “Яппарыкы” – “Яппарык” – “Япрыкка” әйләнеп киткән.
Яппар гаилә корган, нәселе күбәйгәннән-күбәя барган. Асаба башкортлары үз җиренә чукындырудан качып килгән Казан кешеләрен керткән, шулай итеп, Казан урамы барлыкка килгән. Типтәрләр үзләре бер урам булып утырган. Ул урам аша Уфа – Бөгелмә тракты үткәнлектән, аны Уфа урамы дип йөрткәннәр. Уфа урамыннан Екатерина юлына чыгасың. Екатерина патша килә дип, борынгы бабаларыбыз таштан юл салган, ике яклап каеннар утырткан. Әби патша безнең якларга килеп җитә алмаган, ә юлы Екатеринаныкы булып калган.
“Авылның тарихы бик борынгы. Кыр-елан башкортлары нигез салган, җирләрне кулланган өчен ясак түләгән. Халык хәлле булган чагында ясакны мал белән түләгәннәр, сабантуй үткәрә торган “Кәҗә” тавыннан арырак Сыер биргән тау булган, шунда малны җыеп алып китә торган булганнар, сыерлар беткәч, кәҗәләрне озатканнар. Кәҗә биргән тау тора бара “Кәҗә” тавына әйләнгән”, – дип сөйләде шушы авылда яшәп, хаклы ялга чыккан укытучы Гөлфия Рәшит кызы Хаматшина.
Чара нәкъ шушы “Кәҗә” тавында оештырылды. Бу биек булмаган тау Япрык авылының бер читендә урнашкан, шуңа күрә дә бәйрәмгә берәүләр җәяүләп, икенчеләр машинага утырып килгән. Килүчеләрне авыл активистлары “Исәнмесез, авылдашлар!” дигән сүзләр язылган капка янында каршы алды. Ерактан ук сәхнә, сату-алу, ял итү, балалар өчен уен мәйданчыклары күренеп тора. Тирә-якка талгын гына татар көе агыла, ул берчә уйландырып, берчә куандырып куя.
Бәйрәмне Япрык авылының гимны белән Раил Исламов ачып җибәрде. “Авыл киче” дип аталган бу чараның төп кунагы Руслан Кирамутдинов булды. Ул үзенең матур, моңлы җырлары белән тамашачаларны әсир итте. Аның белән беррәттән Гөлназ Салихова, Сәрия Исламгалиева, Альберт Салихов, Фидан Сәхибгәрәев, Ләйсән Әсмандиярова, Илдус Мамалимов, Рәмзил Кашапов, Элиза Миңнеханова, Илгизәр Хәсәнов үзләренең дәртле җырларын халыкка бүләк иттеләр. Бәләбәйдән килгән талантлы балалар Таисия Данисова, Вероника Ибәтуллина, Алиса Шириязданова, Владлена Петрова үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделәр.
Бәйрәмдә рәхмәт сүзләре белән Илчембәт авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рим Гыйниятуллин, Япрык авылы волонтерлар клубы җитәкчесе, авылның старостасы Гөлназ Шакирова, махсус хәрби операциядә катнашучы Денис Шәрифуллин, Башкортстан татарлары конгрессы вәкиле Зәлия Ахунова чыгыш ясады. Алар волонтерлык эшендә актив катнашучыларга, хәрби операциядә хезмәт иткән ир-егетләребезгә, аларның гаиләләренә, иганәчеләргә, килгән кунакларга зур рәхмәтләрен юллады, бүләкләр тапшырды. Кичәне Фәния Шарапова белән Эльвина Коновалова матур итеп алып бардылар.
“Бүгенге концертта барлыгы 400 мең сум акча җыелды. Бу акчага маскировка челтәре үрү өчен материал, спанбонд, синтепон, азык-төлек, вакуум савытлар алачакбыз”, – диде волонтерлар клубы җитәкчесе, авылның старостасы Гөлназ Шакирова. “Волонтерлар клубы 2024 елның 7 августында Япрык авылы мәчетендә үзенең эшен башлаган. Беренче көннән анда 35 кеше эшли. Иң беренче, махсус хәрби операциядәге яугирләр өчен маскировка челтәре, костюмнар үрергә өйрәнгәннәр. Аннан инде, блиндаж шәме эшли башлыйлар. Берәүләр токмач кисә, икенчеләр оекбаш бәйли. Соңгы вакытта үлән чәйләре, тиз генә әзерләп ашый торган ашлар эшли башлаганнар.
“Укытучылар белән беррәттән укучылар да дәрестән соң ярдәмгә килә. Арада башка һөнәр кешеләре дә бар – һәркем илем, халкым дип җан атып яшиләр һәм эшлиләр. Хаклы ялда булган апалар да, абыйлар да, яшьләр дә бар. Акчалата ярдәм итүчеләр бихисап. Бүгенге көнгә 1300дән артык маскировка челтәре, 600дән артык тепловизордан саклый торган җиһазлар җибәрелде. Авылыбызда 880 кеше яши, уйлап карасаң, бәләкәй генә бер авыл. Тизрәк Җиңү сәгате җитсен, СВОда хезмәт иткән ир-егетләребез исән-сау кайтсын, җирдә тынычлык урнашсын дип һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Бу изге эштә катнашкан һәр волонтерга, авыл активистларына зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Гөлназ Әхмәтҗанова, Гөлнур Бикмөхәммәтова, Гүзәл Галимова, Тамара Гыйззәтуллина, Ильмира Зәйдуллина, Зирина Зәйдуллина, Рима Исламова, Рузалия Килдиярова, Эльвина Коновалова, Альмира һәм Рәзиф Латыйповлар, Ярия Лежнева, Фәния Мәгъдиева, Рәйлә Мирсаяпова, Зилә һәм Рамил Мөнировлар, Бүләкбикә Мөхәммәтҗанова, Гөлназ һәм Ильяс Мөхәммәтшиннар, Әлфия һәм Таһир Насыйбуллиннар, Юлия Сәетова, Римма һәм Мөрсәлим Сәлимшиннар, Гөлгенә Тимербаева, Гөлфия Фәрхетдинова, Зәлия Хаматова, Гөлназ һәм Рәмил Шакировлар, Гөлфия Хаматшина, Рәзилә Шарапова, Фәния һәм Илфат Шараповлар, Лилия Шафикова, Рәйлә Шәмсетдинова, Мәүлидә Кәримова, Суфия Челых, Лилия Пацель, Наилә Рәхмәтуллина, Флүр Исламов, Вилдар Султанов, Ринат Мөхәммәтов, Динар Гыйрфанов, Илшат Хөснетдинов, Гөлназ, Ризат Салиховларга рәхмәтләрем чиксез”, – диде Гөлназ Таһир кызы.
2025 елның июнендә Япрык авылы халкы мәктәп алдында урнашкан бер бинага ремонт ясап, тегү цехы ачканнар. Өч ел рәттән хәйрия концертлары оештыралар. Көн димиләр, төн димиләр, бар көчләрен салып, махсус хәрби операциядә хезмәт иткән егетләребезгә ярдәм итәләр.
Гомумән, бу авылда тырыш, дус, ярдәмчел халык яши. “Бердәмлектә – көч!” – дип юкка гына әйтмиләр. Туймазы районының Япрык авылы кебек авыллар, аның тырыш халкы кебек кешеләр күбрәк булсын иде. Бердәм, тату булсак кына килгән авырлыкларны җиңеп чыгачакбыз, андый көчле халыкны беркем дә сындырмас та, җиңә дә алмас.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Гүзәл ЯППАРОВА.
Уфа шәһәре.