Паникасыз уяулык
Бүген СВО уздыру фонында терактлар хәвефе сизелерлек артты. Илдә вәзгыятьне тотрыксызландыру, паника тудыру өчен дошман көчләре пилотсыз очкычларны актив куллана. Алар мөһим объектларга –─ нефть эшкәртү заводларына, электр станцияләренә, эре логистика үзәкләренә, элемтә объектларына, транспорт узелларына һөҗүм итә.
Башкортстан көн саен диярлек пилотсыз очкычлар һәм ракета һөҗүм итү хәвефе белән очраша. Соңгы атакалар 27 августта кире кайтарылды, ул көнне БПЛА һөҗүменә Уфа янындагы эре логистик үзәк дучар булды. Бәхеткә, хезмәткәрләрне вакытында эвакуацияләделәр, беркем дә зыян күрмәде. Бина аз гына зыян күргән. Дроннарның иң зур һөҗүме 16 августта теркәлде: төбәккә 20дән артык пилотсыз очкыч һөҗүм итте, аларның 16сын Салаватта бәреп төшерделәр, калганнарының максаты Чишмә районындагы логистик үзәк булган. Ул вакытта ике кеше яраланды.
Пилотсыз очкычлар һөҗүмнәре белән бәйле рәвештә, ФСБ хезмәткәрләре республика халкын дроннарны төшерү һәм фото- һәм видеоматериаллар бастыру катгый тыелуы турында кисәтә. Аларның очышын да, төшү урынын да, ПВО эшен дә төшерергә ярамый. Бу материаллар дошман өчен мөһим мәгълүмат булганлыктан, ул һөҗүмнәрнең координатларын билгеләргә, атакаларның нәтиҗәлелеген бәяләргә һәм яңа, төгәлрәк һөҗүмнәрне планлаштырырга ярдәм итәчәк. Тыюны бозган өчен штраф 3 мең сумнан башлана, ә кадрларга хәрби объектлар эләксә, монда җинаять җаваплылыгы каралган, бу реаль сроклар белән яный.
Террорчы итеп ничек яллыйлар?
Террорчылар челтәренә өлкәннәр дә, үсмерләр дә эләгә. Кемгәдер акча вәгъдә итәләр, кемдер мошенниклар корбаны була һәм куркыту юлы белән, шул исәптән ялган-полицейскийлар һәм ялган-ФСБ хезмәткәрләре исеменнән эш итеп, аларны җинаятькә барырга мәҗбүр итәләр. Кайбер кешеләр кемнәрнеңдер котыртуы аркасында тайгак юлга баса. Узган ел көч структуралары хезмәткәрләре Морак авылыннан 18 яшьлек егеткә кисәтү ясады. Ул Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган “Рота Башкорт” хәрбиләштерелгән милләтчелек берләшмәсенең телеграм-каналына язылган. Анкета тутырып, егет дошман ягында хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен Украинага китәргә ниятен белдергән. Дәүләт иминлеге хезмәткәрләре аңа моның нинди нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеге турында аңлаткан.
Агымдагы ел башында тикшерүчеләр 16 яшьлек үсмергә карата җинаять эше (Җинаять кодексының террорчылыкка бәйле өч мәддәсе буенча) кузгаткан. Аны Интернет аша Русиядә тыелган халыкара террорчылык оешмасы сафларына вербовкалаганнар. Куратор күрсәтмәсе буенча ул агитация алып барган һәм капканга үз яшьтәшләрен җәлеп иткән. Шулай ук, күрсәтмә буенча шартлаткыч җайланма ясарга һәм Уфаның православие храмнарының берсендә теракт ясарга планлаштырган. Кулга алган вакытта аның йортында куратордан алынган экстремистик әдәбият, тыелган оешма символикасы һәм шартлаткыч җайланмалар ясау һәм терактлар башкару буенча видеоинструкцияләр тапканнар. Үсмергә гомерлеккә иркеннән мәхрүм ителү яный.
Июньдә суд республиканың 50 яшьлек кешесен сак астына алды. Оперативниклар ачыклавынча, ир ТГ-канал аша таныш булмаган кеше белән элемтәгә кергән һәм аннан кәрәзле элемтә объектына ут төртү йөкләмәсен алган. Ул барлык кирәкле әйберләрне сатып алган һәм ут төрткән, әмма, шуңа карамастан, объект исән калган. Хәзер ут төртүчегә “Диверсия” мәддәсе буенча 20 елга кадәр төрмә яный.
Җәза котылгысыз
Стәрлетамакта яшәүче 41 яшьлек хатын-кызга да үз гамәлләре өчен җавап бирергә туры киләчәк. Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсеннән белдерүләренчә, 2014 елда радикаль ислам динен тотучы ханым Сүриягә китә һәм законсыз коралланган оешмаларның берсенә керә. Берничә ел дәвамында ул боевикларга хезмәт күрсәткән, һәм параллель рәвештә корал һәм шартлаткыч җайланмалар белән эш итәргә өйрәнгән. Банданы юк иткәннән соң, хатын-кызны Төркиягә җибәрәләр, ә аннан аны Русиягә депортациялиләр. Суд карары буенча Русия территориясендә тыелган халыкара террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашкан өчен ул 13 елга гомум режимлы холык төзәтү колониясенә хөкем ителде һәм 400 мең сум күләмендә штраф түләячәк.
Русия Федераль иминлек хезмәте мөрәҗәгатеннән:
“Чираттагы тапкыр гражданнарның игътибарын шуңа юнәлтәбез: Украина махсус хезмәтләре тарафыннан интернет-киңлектә, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда безнең илгә зыян салу максаты белән терактларны һәм диверсияләрне потенциаль башкаручыларны эзләү активлыгы кимеми, шул исәптән балигъ булмаган үсмерләр арасыннан. Шул хакта кисәтәбез: дошманга ярдәм итәргә ризалык биргән гражданнар ачыкланачак һәм җинаять җаваплылыгына тарттырылачак, ул гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә кадәр җәзаны күздә тота”.
СҮЗМӘ-СҮЗ
Радий Хәбиров,
Башкортстан Республикасы Башлыгы:
“Безнең өчен аеруча мөһим бурыч – республикада экстремистлык һәм террорчылык күренешләрен кисәтү, деструктив мәгълүмати материаллар таралуга юл куймау. Бигрәк тә яшьләр арасында һәм социаль челтәрләрдә”.