+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Барысы да Жиңү өчен
16 Сентября , 13:15

Башкортстанда БПЛА батальонына кабул итү дәвам итә

Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар батальонына кабул итү дәвам итә.

Башкортстанда БПЛА батальонына кабул итү дәвам итәБашкортстанда БПЛА батальонына кабул итү дәвам итә
Башкортстанда БПЛА батальонына кабул итү дәвам итә
Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар батальонына кабул итү дәвам итә. Әлеге бүлекчә хезмәт итү өчен махсус шартлар гына түгел, махсус хәрби операция зонасында иң югары акчалата тәэмин итү системаларының берсен дә тәкъдим итә. Хәрбинең кереме нәрсәдән тора һәм нәтиҗәлелек өчен нинди өстәмә түләүләр каралган — шуны ачыклыйбыз.

Август аенда төзелгән яңа хәрби бүлекчәгә кабул итү хәзер тулы көченә бара. Республика халкы Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция үткәрү зонасында БПЛА операторлары һәм башка якын белгечлекләр буенча хезмәт итә ала. Бу хезмәтнең төп үзенчәлеге - закон белән гарантияләнгән тотрыклылык һәм югары финанс мотивациясе.

БПЛА операторларына күпме түлиләр?

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итүченең акчалата тәэмин ителеше хәрби званиесенә, вазифасына һәм хезмәт стажына бәйле. Әмма төп саннар шактый зур. Махсус хәрби операция зонасында айлык акчалата тәэмин итү күләме 220 мең сумнан башлана һәм аннан да югарырак булырга мөмкин. Бу - даими рәвештә түләнә торган «чиста» хезмәт хакы.

Әмма хезмәтнең беренче елындагы гомум керем бер тапкыр бирелә торган түләүләр хисабына шактый югарырак. Контракт төзегәндә хәрби хезмәткәр берьюлы берничә зур сумма ала: 400 мең сум күләмендә федераль түләү, 1,4 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган төбәк түләве, шулай ук хезмәт барышында махсус түләүләр - контрактка кул куйганнан соң ук 200 мең сум һәм аннан соң һәр 180 көн хезмәт иткән өчен түләү.

Моннан тыш, БПЛА операторларына төп окладтан тыш көненә ике мең сум түләнә.

Әлеге түләүләрнең барысын бергә исәпләгәндә, беренче елдагы гарантияләнгән керем 4 миллион сумнан артып китә.

«Ау» өчен өстәмә түләүләр: 50 меңнән миллион сумга кадәр

Тотрыклы оклад алып кына калмыйча, нәтиҗә өчен куркынычка барырга әзер булганнар өчен каршы як техникасын юк итү яки кулга төшерү өчен өстәмә түләүләр системасы гамәлдә. Ставкалар түбәндәгечә:

Leopard, Abrams, Challenger танкын яки HIMARS системасын кулга төшергән өчен — 1 миллион сум;

Leopard, Abrams, Challenger танкларын юк иткән өчен — 500 мең сум;

HIMARS яки «Точка-У» системасын юк иткән өчен — 300 мең сум;

вертолетны юк иткән өчен — 200 мең сум;

гадәти танкны юк иткән өчен — 100 мең сум;

башка хәрби техника өчен — 50 мең сум.

Сугышчан бурычларны үтәгән өчен дә 5 меңнән 500 мең сумга кадәр түләүләр каралган. Һөҗүм итү хәрәкәтләре өчен тәүлеккә 12 мең сум, оборона хәрәкәтләре өчен 10 мең сум түләнә. Штурм отрядларында алга барган һәр километр өчен 50 мең сум бирелә.

Ташламалар һәм социаль яклау

Акчадан тыш, пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү җитди социаль гарантияләр дә бирә. Төп өстенлек — тотрыклылык. Контракт кимендә бер елга төзелә, һәм хәрбинең ризалыгыннан башка аны башка вазифага яки гаскәрләрнең башка төренә күчереп булмый. Контракт срогы тәмамлангач, хәрби хезмәткәр хезмәттән китә яки контрактны озайта ала.

Моннан тыш, Башкортстан хәрәрбиләре һәм аларның гаиләләре өчен 50дән артык төрле ташлама каралган. Алар арасында 10 миллион сумга кадәр срогы чыккан кредитларны исәптән чыгару (суд процессы башланган очракта да), кредит һәм салым каникуллары, транспорт салымыннан азат итү, бушлай дәвалану һәм реабилитация, балаларга мәктәпләрдә бушлай туклану, балалар бакчаларына ташламалы рәвештә кабул итү, җәйге лагерьларга юлламалар бар.

Студентларга бюджет урынында укуын яңадан дәвам итү мөмкинлеге белән академик ял бирелә. Хәрби хезмәткәрләр сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусын ала, аларның эш урыннары саклана, ярты елга бер тапкыр түләүле ял бирелә.

Барлык БПЛА операторлары өчен дә Россия Оборона министрлыгының уку челтәрендә ике ай дәвамында бушлай укыту оештырылган. Укудан соң хәрби хезмәткәрләр заманча һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәргә ия була, ул гражданлык тормышында да кирәк булырга мөмкин.

Батальонга кем эләгә ала?

Кандидатларга таләпләр чагыштырмача ирекле, әмма аларның үзенчәлекләре бар. FPV-дрон операторлары өчен яшь — 18 яшьтән 35 яшькә кадәр, башка вазифалар өчен — 18 яшьтән 45 яшькә кадәр. Минималь белем — комплексларны эксплуатацияләү өчен 9 сыйныф, ә БПЛА белән идарә итү өчен урта һөнәри белем.

IT, радиотехника, авиамодельләштерү өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган кешеләргә, шулай ук дронрейсерларга, киберспортчыларга һәм программистларга өстенлек бирелә. Махсус хәрби операция чорында физик әзерлек дәрәҗәсе бәяләнми, әмма аналитик сәләтләр һәм вак моторика мөһим.

Гаризаны ничек бирергә?

Батальонда хезмәт итү өчен гаризалар Уфа шәһәрендә Октябрь революциясе урамы, 3нче йорт адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 8-908-358-00-00, 8-995-948-65-41 (9:00дан 18:00гә кадәр).

Шулай ук теләсә кайсы сайлап алу пунктына яки военкоматка мөрәҗәгать итәргә, яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталы һәм Россия Оборона министрлыгы сайты аша онлайн гариза бирергә мөмкин.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас