+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Барысы да Жиңү өчен
17 Сентября , 05:55

Салават варислары алар!

Махсус хәрби операция зонасында Салават Юлаев исемендәге батальон хәрбиләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

Салават варислары алар!Салават варислары алар!
Салават варислары алар!

Сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен дүрт сугышчы бүләкләнде. Жуков медальләре өлкән сержант Шамил Магомедовка һәм өлкән сержант Андрей Бережныхка тапшырылды, Лу́ки Крымский медален инструктор-санитар Айнур Бүләкулов, ә «Батырлык өчен» медален рядовой Эдуард Гәрәйшин алды.

Социаль челтәрләрдә батальон каналы хәбәр иткәнчә, Айнур Бүләкулов 2026 елның февралендә ут астында ялгызы өч авыр яраланган сугышчыга беренче ярдәм күрсәткән һәм алар янында эвакуация төркеме килгәнче калган. Аның салкын канлылыгы һәм һөнәри гамәлләре нәтиҗәсендә хәрбиләрнең гомерләрен саклап калырга мөмкинлек туган.

Шамил Магомедов ВСУның пилотсыз очкычы һөҗүме вакытында батырлык күрсәткән. Ул төп ударны үз өстенә алып, кул астындагы хәрбиләр булган ышык урынга керү юлын үз гәүдәсе белән каплаган. Ул күпсанлы җәрәхәтләр алган, әмма шәхси состав арасында югалтуларга юл куймаган.

Андрей Бережных хәрби бурычны үтәү барышында подразделение гамәлләренә җитәкчелек иткән. Шул ук вакытта ул снаряд белән дошманның БПЛАсын юк иткән, бу хәрбиләр арасында мөмкин булган югалтуларны булдырмаска ярдәм иткән.

Ә рядовой Эдуард Гәрәйшин Белгород өлкәсендә дәүләт чиген саклау буенча бурычларны үтәгәндә, 2025 елның декабреннән 2026 елның гыйнварына кадәрге чорда дошманның 14 FPV-дронын юк иткән. Аның гамәлләре хәрби хезмәткәрләрне, тыныч халыкны һәм төбәкнең инфраструктура объектларын якларга мөмкинлек биргән.

Фото: башинформ.ру

Автор:Резида Валитова
Читайте нас