

Мәдәният учагы туплый
Архив чыганакларыннан Яңа Бишендедә авыл клубының хуҗалыкларны күмәкләштерү чорында, ягъни үткән гасырның 30нчы елларында ачылуы мәгълүм. Җыр-моңга әвәс кешеләр яшәгән, борынгыдан мәдәниятле саналган төбәктә башкача мөмкин дә түгелдер. Җайлаштырылган бинада урнашкан мәдәният учагының гомере шактый озын булуын да билгеләргә кирәк: ул озак еллар дәвамында, атап әйткәндә, Бөек Ватан сугышы чорында, аннары халык хуҗалыгын тергезү вакытларында, боларга өстәп, 2000 еллар башына кадәр авылның мәдәни тормышында күренекле урын тота. Әмма вакыт йогынтысы аяусыз – моңарчы агымдагы яңартулар гына күргән бина тышкы яктан нык искерә, әлбәттә. Шуңа да авылда яңа клуб булдыру зарурлыгы туа. Урындагы хакимиятнең матди мөмкинлеге – бюджет акчасы гына җитмәү сәбәпле, мәсьәләне хәл итү озакка сузыла, нәтиҗәдә клуб ихтыяҗларына икенче бина бирелә. Әйткәндәй, шәхсән үзем шушы бинаны фотога төшереп алырга өлгердем – ул Яңа Бишенде турында 2013 елда басылган китапта да урын алды. Иң мөһиме – мәдәният учагы эшчәнлеген туктатмады, бу эшне оештыручылар йөкләтелгән бурычларны бар тулылыгында тормышка ашырды. Ниһаять, 2017 елда авыл халкының заманча мәдәният йорты турында хыялын тормышка ашыру җәһәтеннән җитди адым ясалды – төзелешне финанслауга Яңа Бишенде авылында туып-үскән, республика күләмендә танылган малтабар-меценат, Октябрьский шәһәрендәге “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы җитәкчесе Раил Камил улы Фәхретдинов алынды. Әйтергә кирәк, барлык шартлар тудырылгач, төзүчеләр дә эшне тиз тотты – 2018 елның көзендә яңа клуб бинасы файдалануга тапшырылды. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик: 215 квадрат метр мәйдан биләүче күпфункцияле бинада 50 урынлык тамаша залы, мәдәни түгәрәкләр өчен бүлмәләре булган, бу уңайдан бөтен шартлар тудырылган мәдәният йорты белән бергә, бер түбә астында фельдшер-акушерлык пункты да урнашты. Менә шул рәвешле, бер гасырга якын тарихы булган мәдәният йорты икенче яшьлеген кичерде.
Яңа Бишенде мәдәният йортының, элеккечә әйткәндә, җитәкчесе Резида Хәкимова бу эшкә объект файдалануга тапшырылу белән үк кереште. Хәзер исә аның вазыйфасы рәсми рәвештә “авыл кешеләренең мәдәни ялын оештыру буенча менеджер” дип атала. Хәзерге чор яшьләренә хас булганча, бу юнәлештәге эшчәнлекне “менеджер Хәкимова”ның заманча ысуллар белән алып барып, саллы гына нәтиҗәләргә ирешүенә шик юк. Ни өчен дигәндә, халык белән эшләүдә тәҗрибәсе шактый зур аның – Югары Бишенде авылы мәктәбендә урта белем алганнан соң, хезмәт юлын 2001 елда шушы ук коллективта пионервожатый булып башлый. Ике югары белемгә ия – Уфада педагог-психолог белгечлеге буенча ВЭГУны һәм Түбән Камада педагогия институтын тәмамлый. Педагог стажы 12 ел тәшкил итә, мәктәптә укытучы, спорт инструкторы булып эшли.
Резида Рим кызы – мәдәният хезмәткәрләре кавеменнән. Әнисе Рима Фәррахова Яңа Бишенде клубында 32 ел дәвамында мөдир вазыйфасында эшләп, зур хөрмәт казанып, лаеклы ялга чыкты. Әйтергә кирәк, Рима Миңлевәли кызы бүген дә иҗтимагый тормышта кайнап яши – ул авыл старостасы, клуб хезмәткәрләренең тәҗрибәле остазы.
Мондый терәк һәм юнәлеш бирүче булганда Резида Хәкимованың эшчәнлеге дә нәтиҗәле, әлбәттә. Гомумән, Яңа Бишенде мәдәният клубы Туймазы районы мәдәният бүлеге структурасында хезмәт күрсәткечләре буенча дистә еллар дәвамында яхшы исәптә санала. Авыл халкының ялын оештыруда зур эш башкарыла, бу юнәлештә заманча алымнар кулланыла, шуңа бәйле, һәр мәдәни чара күп кеше катнашлыгында тулы заллар җыя. Бу җәһәттән Резида Рим кызы соңгы чорда үткәрелгән чаралар планы белән таныштырды. Монда инде өстенлекне көнүзәк темалар алып тора, халык ихтыяҗлары исәпкә алына, шуңа да халык клубка дәррәү йөри.
Тырышлыкның күркәм нәтиҗәләре эшчәнлеккә илһам бирә, яңа үрләргә әйди. Клубның тамашалар залы диварын ирешкән уңышлар өчен яуланган бүләкләр исемлеге бизәп тора. Алар арасында Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының, Туймазы районы хакимиятенең, мәдәният бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, үзәк урынны били. Соңгы чордагы казанышлардан агымдагы елда яуланган “Аек авыл” республика проекты финалчысы дипломын атап үтәргә кирәк. Резида Хәкимова исә хезмәттәге уңышлары өчен Башкортстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Волонтерлар һәрчак сафта
Махсус хәрби операция башлану белән биредәге мәдәният йорты волонтерлык үзәгенә дә әверелде.
– Илдә өлешчә мобилизация игълан ителү белән безнең авылдан да күп кенә ир-егетләр фронтка китте, ә без, сугышны кинолардан карап, китаплардан укып кына белгән буын, Бөек Ватан сугышы вакытындагы тыл хезмәткәрләре эшен үз өстебезгә алдык, – ди Резида Хәкимова. – Берләштек тә, якташ-яугирләргә атап токмач кистек һәм аны бергә туплап, СВОга гуманитар ярдәм рәвешендә озаттык. Бу 2022 елның 11 ноябрендә булды. Шуннан соң инде авылдашлардан зур гына төркем тоташ районда колач җәйгән волонтерлык хәрәкәтенә кушылды, авыл клубы исә аның үзәгенә әверелде.
СВОга ярдәм рәвешендә башкарылган эшләрнең һәммәсен авыл пункты җитәкчесе махсус ачылган исемлектә теркәп бара. Мәсәлән, шул ук елның 9 декабрендә авылда зур күләмдә гуманитар ярдәм җыела, аны оештыруда бөтен авыл халкы катнаша, кешеләр азык-төлек, кием-салым, көнкүреш әйберләре китерә, бердәм тырышлык белән бензогенератор да сатып алалар. Авыл балалары яугирләргә хатлар юллый, открыткалар язып озата.
Авыл волонтерлары гуманитар ярдәм күрсәтүнең яңа ысулларын да өйрәнә, шулардан иң нәтиҗәлеләре сайлап алына. Хатын-кызлар авыл клубында маскировка челтәрләре үрә башлый, оекбашлар бәйли. Кыскасы, солдатларга кирәкле күп кирәк-ярак җыела, алар районда әзерләнгән гуманитар ярдәм олауларында тупланып, фронтка җибәрелә.
2024 елның башында Яңа Бишенде волонтерлары эшчәнлекне киңәйтеп, окоп шәмнәре әзерләүгә дә алына. Тәүге карашка гади генә тоелса да, шактый катлаулы булып чыга бу эш.
– Безгә авыл халкы ярдәм кулын сузды, – ди Резида Хәкимова. – Калай банкалар, газ плитәләре, электр чәйнекләре, катыргы тартмалар китерделәр. Шул рәвешле әлеге эш тә җайга салынды.
Шулай итеп, берничә айда Яңа Бишенде волонтерлар төркеме тырышлыгы белән ике меңнән артык окоп шәмнәре әзерләнеп, фронтка озатыла.
Яңа Бишенде волонтерлар пункты Туймазы районының шушы юнәлештәге “Маскита” җәмәгать оешмасы (җитәкчесе Рәзифә Маннапова) составында эшли. 2024 елның көзендә “Маскита” тәкъдиме белән, фронт ихтыяҗларын тулырак канәгатьләндерүне күздә тотып, Яңа Бишенде пункты эшчәнлеген тагы да киңәйтә – сарык йонын эшкәртеп, бәйләм әйберләре дә әзерли башлый. Оекбашлар бәйләүнең һич артык кыенлыгы юк кебек, авыл хатын-кызлары өчен бу күнегелгән эш. Әмма соңгы елларда, чимал буларак, сарык йонына кытлык үзен нык сиздерә. Моның сәбәпләре билгеле – шәхси ихаталарда сарык асраучылар хәзер нык кимеде. Шул ук Яңа Бишендедә дә сарык малы тотучылар бармак белән генә санарлык. Әмма волонтерлар хәлдән чыгу юлын таба, күрше авылларда сарык йоны җыю оештырыла, бу эшнең максатын белүчеләр аны бушлай биреп җибәрә. Сарык йонын җиткелекле күләмдә туплау максатында күрше районнар белән дә бәйләнешкә керәләр, андагы авылларда да йон җыю оештырыла.
Сарык йонын эшкәртеп, оекбашлар бәйләүгә махсуслашкан волонтерлар төркеме бер дистәгә якын останы берләштерә. Бу коллективның хезмәтен оештыру мәшәкатьләрен җәмәгать эше башлангычында үз иңнәренә алган Резида Хәкимова аларның һәрберсен олылап, зур горурлык белән телгә алып үтте.
Туган төбәгенең терәге
Бу сүзләр Яңа Бишенде авылының данлыклы улы Раил Камил улы Фәхретдиновка турыдан-туры кагыла. Авылдашлары аны Башкортстан төбәгендәге иң эре, Русия күләмендә киң танылган, җитештерелгән продукциясе дөньякүләм дәрәҗәдә билгеле “Альтернатива” пластмасса әйберләре чыгаручы завод җитәкчесе итеп кенә түгел, бәлки, киң күңелле, гаять ярдәмчел якташ буларак та белә. 1990 елларда тарала башлаган Яңа Бишенде нәкъ менә аның тырышлыгы белән соңгы дәвердә социаль яктан зур үсеш кичереп, Туймазы районының иң матур һәм күркәм авылларының берсенә әверелде. Раил Камил улы башлангычында оештырылган авыл бәйрәмнәре Яңа Бишендене Башкортстан белән Татарстан чикләрендә мәдәният-сәнгать өлкәсендә киң танытты. Менә шуңа да туган төбәгенең патриоты бүген дә Башкортстан Республикасының иң күренекле меценатлары сафында ныклы тору белән бергә, бу абруйлы исемне даими аклап килә.
Махсус хәрби операция Яңа Бишенде авылын да читләтеп үтмәде. Бөек Ватан сугышының орденлы ветераны улы, элекке Совет армиясе офицеры Раил Фәхретдинов ил сагында торучыларның кадерен белә, шуңа да СВОда катнашучы якташларга ярдәм итү аның өчен – намус эше. Туган авылында якташ-яугирләргә ярдәм оештыру максатында барлыкка килгән волонтерлар пункты эшчәнлеген дә хуплап каршы алды, бу юнәлештә теләктәшлек белдереп кенә калмыйча, авылда үткән хәрби-патриотик чараларда актив катнаша, матди яктан авылдаш яугирләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Авылдашлар җыйган гуманитар ярдәмгә дә лаеклы өлеш кертә, бу бигрәк тә автотранспорт белән тәэмин итүдә ачык чагылыш таба.
Раил Камил улы җитәкчелек иткән “Альтернатива” пластмасса әйберләре заводының СВОдагы яугирләр турында зур хәстәрлек күрүе олы хөрмәткә лаек. Әйткәндәй, җитештерү өлкәсендә югары казанышларга ирешеп, шәһәр икътисадына зур өлеш керткән һәм җәмәгать тормышында актив катнашкан “Альтернатива” пласмасса эшләнмәләре заводы генеральный директоры Раил Камил улы Фәхретдиновка шушы көннәрдә “Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәренең шәрәфле шәхесе” исеме бирелде. Югары бүләк белән ихлас котлап, хезмәтегездә киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булуын телибез, хөрмәтле Раил Камил улы!
Фәнүр Гыйльманов.