

Исеме Булат аның. Уллары тугач, Рузил белән Нурсилә исемне озак уйламаган: Булат булачак. Булат – югары катылыгы һәм ныклыгы белән аерылып торучы корыч. Борынгы заманнардан ук (беренче искә алулар Аристотельдә дә очрый) салкын корал – кылыч, хәнҗәр, пычак ясау өчен кулланылган. Булат кебек нык булсын дигәннәрдер ата белән ана. Һәм шулай була да: Булат Гыйләҗев, контракт төзеп, СВО зонасына китә һәм берничә айда Батырлык орденына (мөһимлеге буенча Русия Герое исеменнән кала икенче дәүләт бүләге) лаек каһарманлык эшләп, һәлак була.
Бу елларда уллары махсус хәрби операциядә булган егетләрнең әниләре үзләре дә ут эчендә яши. Ә кайберләре гомерлеккә шул ут эчендә кала. Язмам улын яуда югалткан ана турында. Илеш районының Тәҗәй авылында туып-үсеп, бүген Уфаның Дим районында гомер кичерүче Нурсилә Гыйләҗева белән аның үзе кебек нурлы, шул ук вакытта һәр почмагыннан сагыш саркыган фатирында сөйләшеп утырабыз.
– Гаиләдә дүртенче кызмын. Әти үпкәләп, әнине бала тудыру йортыннан алмыйча кайтып киткән, дип сөйлиләр көлеп. Малай көткән инде. Соңыннан тагын ике кыз, ике малай туса да, мине улы кебек үстерде әти. Күбрәк аның янында булдым. Кадак кагып, ярдәм итеп үстем. Хәзер уйлыйм: ата күңеле сизенде микән, мине ялгыз тормышка нык әзерләгән кебек ул. Ирем дә шушы авылныкы иде, Әфган сугышын үткән яугир 42 яшендә дөнья куйды. 15 ел гына яшәп калдык. 35 яшемнән ялгызым, шушы ике баламны үстердем. Әле генә тормышның асылын аңлый башлаган кебекмен.
Әти-әнием колхозчылар. Мин инде алдыма анык максат куеп, үрләр яуларга тырыштым. Гомер буе укытучы буласым килде, шушы һөнәргә гашыйк идем. Беренче елны югары уку йортына керә алмадым. Аннары БДПУ тәмамладым. Бераз эшләгәч, Социаль университетта укып, диплом алдым. Ләкин мәктәпне ташламадым. Башта тәрбияче булдым, аннары кияүгә чыгып, бер-бер артлы кызым белән улымны таптым. Декреттан эшкә мәктәпкә чыктым. Төрле мәктәпләрдә укыттым, саңгырау балалар белән дә эшләдем. Хәзер инде 7 ел Уфаның Дим районында 161нче лицейда татар һәм башкорт телләре укытам, – ди Нурсилә.
Телне өйрәнүче балалар белән кызыксынам. Бармы алар? Күпме?
– Татар телен 14 сәгать белән башлаган идем, хәзер 24 сәгать булып китте. Укучылар күбәйде. Мәктәп тә зур, 3 меңнән артык укучы белем ала. Параллель сыйныфларда 36шар, 22шәр бала татар телен өйрәнә. Бер укучым белән Казанга барып, лауреат исеме дә алып кайттык. Олимпиадаларда катнашабыз, төрле чаралар үткәрәбез, мәктәптә эш гөрләп тора, – ди Нурсилә бераз җанланып китеп.
Кызлары Гөлфия ─– 1991 елда, Булат 1992 елның 18 декабрендә туган. 102нче мәктәптә белем алганнар.
– Көчле мәктәп, хәзер ул гимназия. Бергә күңелле генә яшәдек. Тыныч, акыллы булып үстеләр. Мин гел мәктәптә булгач, күбрәк үзләрен үзләре карады. Булат 9нчы сыйныфтан соң авиация техникумында укыды, аннары читтән торып университетка керде. 3 елдан соң укуын туктатып торды. “Гидравлика” заводында эшләде. Эчке эшләр министрлыгы мәктәбенә керәм дип йөрде. Күзе начар күрү сәбәпле, керә алмады. Армиягә дә шул сәбәп белән алмаганнар иде... – дип янә күз яшьләренә буыла ана.
Максат куя белеп, шуңа ирешүчән егет булып үсә Булат. Мәктәптә укыганда спорт белән дуслаша. Пауэрлифтинг, бокс, көрәш – һәммәсендә дә беренче булырга омтыла. Эшләгән урыныннан хәтта ике тапкыр Мәскәүгә барып, бокс буенча ярышларда катнаша. Берсендә җиңүгә бер адым кала, ахыргы раундта җиңелә, икенчесендә медицина тикшерүе вакытында табиблар башында ангиома табып, соңгы алышка кертмиләр.
– Гел җиңүгә омтылды. Җиңде дә. Бервакыт җиңгәне өчен 25 мең сум премия бирделәр дә, аны “әни, акча белән ярдәм итә алмыйм” дип, миңа тапшырды. Бигрәк акыллы, ярдәмчел, мәрхәмәтле бала иде. Әле дә туганнар юксынып искә ала, барысына да ярдәм итте. Әтисеннән үсмер бала булып кына калган иде, апамнарның ирләренә карап, барысына да өйрәнде. Менә бу балконны да үзе тышлады. Ике балконны да үзе җылытты. Идән җәйде. Кул арасына кереп, ярдәмен тоя башлаган гына идем... – ди Нурсилә.
Унбиш еллап донор була Булат. “100 иң яхшы донор” исемлегенә керә. Сертификат бирәләр, велосипед белән бүләклиләр. Әле ул балконда истәлек булып саклана.
Улының махсус хәрби операциягә китү ниятен әнисе белми дә кала. Булат бу хакта инде контрактка кул куеп, әзерлек урынына барып җиткәч кенә хәбәр итә. Иптәшләре белән бергә шундый карарга килә егет. “Гомер буе нәрсәгәдер омтылды, ашкынды”, – ди ана.
Бу 2024 елның апреле була. Бер айдан соң, майда Булат югала. “Башта шалтыратып торды, кызы Ләйсәнне ташламаска кушты, ул синең икенче кызың кебек, әни”, диде. Ләйсәннең әнисе белән никах укытып кына яшәп киткәннәр иде. Озак яши алмадылар. Әмма кызын бик яратты. Бөтен җиргә үзе белән йөртте”, – дип хәтер дәфтәрендәге иң газиз истәлекләрне барлый Нурсилә.
Улы югалгач, ана төрле урыннарга шалтырата, эзли башлый. Аның сүзләре буенча, Булат шунда ук алгы сызыкка барып кергән, штурм отрядында булган. “Ул елны 9 май алдыннан Авдеевка ягында каты алышлар башланды. Яңа фронт ачтылар. Көчле сугышта күбесе имгәнде, үлде. Без дә Булатны югалттык. Әле госпитальдә диделәр, әле бу сүзләрне кире кактылар. 7 кешеләре югалган иде. Командирлары чак исән калган. Ул Булатның иптәше иде. Табалмадым, диде. Шуннан бирле ел ярым эзләдем күз нурымны. Майның 23еннән эзли башладым. Кызым белән киявем Ростовка барып кайттылар. Кан бирделәр, моргка бардылар. Анда юк, дигәч, өмет кабынды, исән икән дип уйладык. Әсирләр арасыннан да эзләдем, тикшерү комитетына бардым, частьларга шалтыраттым, Мәскәүгә чыктым, күрәзәчеләргә йөрдем, озак, авыр эзләдем. Игътибар итмәделәр димим, Мәскәүдән дә җавап хатлары килде. Хәбәр итәрбез, эзлибез, диделәр.
Улым 2024 елның ноябрендә һәлак булган. 2025 елның ноябрендә генә шул Новоградовка дигән җиргә кереп алып чыга алдылар. Бер ел җир өстендә яткан баламның гәүдәсе. 17 ноябрьдә, улыгыз кайтып килә, дип шалтыраттылар. “Исәнме”, – дип сорадым. “Юк”, – диделәр. Аяк астымда җир убылгандай булды, мин бит аларның “Улыгыз исән” дигән хәбәрен көтә идем. Мизгел эчендә бар дөнья, бөтен хыяллар, өметләр җимерелде.
Автобус белән кайтардылар. 21 ноябрьдә җирләдек. Муенына тагып киткән чылбырын бирделәр. Аны тазартмый торам. Бәлки, ДНКга бирергә туры килер димен. Югыйсә, аныкы кебек инде. Улымның май аеннан бәйләнешкә чыкмавының сәбәбе – алгы сызыкта булу. Разведка төркемендә штурмовик, ул мин эзләгәндә исән булган әле... Бәйләнешкә керә алмаган, телефонын да алмаган иде. Иптәшенең телефоныннан шалтырата иде. Анысы госпитальгә эләккән”, – ди ана.
Булатны Миловкада бик хөрмәтләп, митинг үткәреп соңгы юлга озаталар. Әнисе белән кызына “Батырлык” орденын, флаг һәм фуражкасын тапшыралар. “Батырлык” ордены – мөһимлеге буенча Русия Герое исеменнән кала икенче дәүләт бүләге. Гомер буе батырлык эшләргә омтылган Булат теләгенә ирешкән. Тик менә нинди батырлык икәнен генә якыннары белми әлегә. Без дә “Ватанны саклаучылар” фонды аша Булатның частена чыгып карадык, Дим районының хәрби комиссариатына да шалтыраттык. Әйтә алмадылар. Частьта военкоматтан белешегез, диделәр. Соңгысында батырлыгы турында иптәшләре генә сөйли алыр, дигән җавап булды.
Йөрәк парәсен сугыш яланында югалткан аналар белән сөйләшү җиңел түгел. Баласын җирләвенә тиздән бер ел тулса да, Нурсиләнең йөрәгендәге тирән яраның сызлавы аз гына да кимемәгән, аннан һаман кан саркый. Ул бераз сөйли дә, тынып кала, улының фотоларын карый, сыйпый...
Менә Булат үзенең кызы һәм апасының улы Ваня белән. “Гел шушы ике баланы бергә кочаклап йөрде. Тренировкаларга да алып барды. Әле Ваня белән бергә яшибез, иптәш миңа. Кызым гаиләсе белән күрше йортта яши. Ләйсән дә гел килеп йөри, каникулларда минем янда. Аңа 10 яшь. Аны әтисе төрле көрәш серләренә өйрәткән. Ләйсән моны соңрак әйтте. Ул мине юата инде. Юанычым. Әнисе белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы, кулдан килгәнчә ярдәм итәм”, –─ ди Нурсилә.
Бик аз гына буш вакытларында да нәрсә беләндер шөгыльләнергә омтыла ул. Шулай авыр уйларыннан азга гына булса да арынып торгандай. Бакчада эшләргә ярата. Заказга чәк-чәк пешерә. Солдатларга да пешереп, контейнерларга тутырып җибәргән. Як-якларына Булатым турында бөтен мәгълүмат белән, бәлки, күргәнсездер, дип сорап, язу беркеттем, ди ул.
– Ике тапкыр төшемә керде. Табылыр алдыннан кергән иде. Башын күтәреп: “Әни, мин йоклыйм”, – диде дә юк булды. Бер билге булып килеп кергәндер инде... – ди Нурсилә. – Ул бит миңа кайтам дип китте. Кайтам, машинаны сатма, йорт сатып алырга ниятләгән идек, аны да бергә алырбыз, диде. Улым истәлегенә Сергеевкадан бер йорт алдык. Ремонт эшлибез. Бәлки, ремонтлар беткәч, улым кайтып төшәр, дигән өмет тә бар. Акылым белән аңласам да, йөрәк кабул итә алмый үлемен. Бәлки, ул булмагандыр дигән уй килеп керә. Кайчак аңа охшаган егетләр очрый да, минем улым түгелме соң дип артларыннан барам. Атлаулары, чәчләре охшап китә...
Әйе, әниләр күңеле көтәр өчен яралгандыр инде ул. Аларның өмете бервакытта да өзелми. Хәтта баласы үлгәч тә...