Бүген махсус хәрби операция зонасында пилотсыз очу аппаратлары сугыш хәрәкәтләрен алып баруда төп коралга әверелде. Алар разведка алып бара, мөһим объектларны күзәтә, төрле сугышчан бурычларны үти. Заманча технологияләрнең үсеше белән дроннарның мөмкинлекләре дә киңәя. Ясалма интеллект кулланылган аппаратлар оператор эшен җиңеләйтә, максатны төгәлрәк билгеләргә һәм бурычны нәтиҗәлерәк үтәргә мөмкинлек бирә.
Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар батальонының техник-эксперименталь бүлегендә нәкъ менә шушы юнәлештә эш алып барыла. Биредә дроннарның техник мөмкинлекләрен камилләштерү, аларны заманча технологияләр белән җиһазлау, шулай ук фронт ихтыяҗларына яраклаштыру белән шөгыльләнәләр.
Дрон максатка таба оча. Кирәкле объект ачыклангач, операторның роле үзгәрә – ул инде аппаратка гадәти рәвештә штурвал ярдәмендә идарә итми. Алга таба эшнең зур өлеше автоматик рәвештә башкарыла.
– Без максатка кадәр очып җитәбез һәм аны пульттан сайлыйбыз. Ул бездә башка төс белән яктыртыла, шуннан соң идарәне дронга тапшырабыз. Күрәсез, хәзер идарә автомат рәвештә башкарыла. Ул мөстәкыйль рәвештә исәпләүләр ясый, максатны юк итү өчен контроллерга нинди командалар бирү яхшырак булачагын үзе билгели, – ди “Сиджей” позывнойлы БПЛА операторы.
Мондый технологияләр операторга йөкләнешне киметеп, аппарат белән идарә итүдә кеше факторын минимальләштерергә мөмкинлек бирә. Әмма заманча дрон никадәр “акыллы” булмасын, аның эш нәтиҗәлелеге элемтәнең тотрыклылыгына да бәйле.
Радиоэлектрон көрәш чаралары дроннар белән идарә итү каналларына җитди комачаулык ясарга мөмкин. Шуңа күрә Муса Гәрәев исемендәге батальонда төп өстенлек оптик җепселле дроннарны куллануга бирелә. Мондый технология сигналны җибәрү урыныннан алып аппаратның эш зонасына кадәр тотрыклы тапшыруны тәэмин итә. Радиосигналга бәйле булмаган элемтә чаралары дроннарның төрле шартларда эшләү мөмкинлекләрен арттыра.
Әмма фронтны заманча һәм техник яктан катлаулы аппаратлар белән тәэмин итү өчен дронның үзен генә булдыру җитми. Аңа бик күп төрле комплектлаучы детальләр, махсус беркетмәләр, терәкләр һәм башка элементлар кирәк. Аларның бер өлеше турыдан-туры батальонның үзендә җитештерелә.
Бу эштә 3D-басма технологиясе аерым урын алып тора. Цехтагы принтерлар атналар дәвамында диярлек туктаусыз эшли. Инженерлар әзер модельләрне генә кабатлап чыгармый, ә аларны фронттагы ихтыяҗларга карап үзгәртә, яңа конструкцияләр булдыра. Пилотлардан килгән тәкъдимнәр һәм искәрмәләр дә исәпкә алына.
– Безнең 3D-басма постында төрле беркетмәләр, терәкләр, оптик җепсел катушкаларын модельләштерү һәм җитештерү белән шөгыльләнәбез. Шулай ук сапёрлар да безгә еш мөрәҗәгать итә. Алар өчен ташлама җайланмаларына кирәкле әйберләрне ясыйбыз, – ди 3D-басма посты белгече, “Гудвин” позывнойлы яугир.
Шулай итеп, һәрбер деталь артында инженерның хезмәте, техниканың мөмкинлекләрен белү һәм иң мөһиме – фронттагы бурычларны яхшы аңлау тора. Дошманның юк ителгән склады, техникасы яки башка мөһим объекты артында – алгы сызыктагы пилотның осталыгы гына түгел, ә инженерларның, техник белгечләрнең һәм бөтен команданың уртак хезмәте.
Батальонга дроннар Русия Оборона министрлыгыннан, шулай ук Башкортстаннан – “Уфимец” һәм “Кыш Бабай” исемендәге аппаратлар рәвешендә килә. Әмма аларның фронтка китүенә кадәр шактый эш башкарыла. Һәр аппарат белгечләр кулыннан үтә, тикшерелә, кирәк булган очракта камилләштерелә. Шуннан соң гына ул сугышчан бурычларны үтәүгә әзер дип санала.
Биредә эшләүче белгечләрнең тәҗрибәсе дә төрле. Кемдер хезмәткә килгәнче үк компьютер технологияләре белән яхшы таныш булган, программалар төзегән, техник эшләр белән шөгыльләнгән. Кемдер кирәкле күнекмәләрне биредә үзләштерә. Иң мөһиме – өйрәнергә теләк һәм үз эшеңә җаваплы караш булу.
Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар батальонын формалаштыруны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәхси контроленә алды. Батальонда контракт буенча хезмәт итүчеләргә социаль яктан шактый күләмле ярдәм каралган. Контракт буенча хезмәт итүнең бер елы өчен хәрбигә дүрт миллион сумнан артык акча, ветеран таныклыгы һәм дәүләт бүләкләре бирелә. Биредә хезмәт итү өчен иң мөһиме – хәрби тәҗрибә булу гына түгел, ә Ватанга хезмәт итү теләге, яңа белемнәрне үзләштерергә әзер булу һәм үз бурычыңа җаваплы карау.
Технологияләр көннән-көн камилләшә. Ясалма интеллект, 3D-басма, оптик җепселле элемтә – боларның барысы да бүген бер максатка хезмәт итә: хәрби бурычларны нәтиҗәлерәк үтәү, заманча шартларга яраклашу һәм иң мөһиме – Ватанны саклау. Монда һәркемнең үз вазыйфасы, үз җаваплылыгы бар. Берәүләр дрон белән идарә итә, икенчеләр техник ягын тәэмин итә, өченчеләр яңа детальләр һәм конструкцияләр уйлап таба. Әмма максат бер – барысы да Җиңү өчен.
Ример НАСРЕТДИНОВ.
Фото bashinform.ru сайтыннан.