Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар батальоны хезмәт итү өчен аерым шартлар гына түгел, махсус хәрби операция зонасында иң югары акчалата тәэмин итү системаларының берсен дә тәкъдим итә. Хәрбинең кереме нәрсәдән тора һәм нәтиҗәлелек өчен нинди өстәмә түләүләр каралган – түбәндә сүз шул хакта.
Августта төзелгән яңа хәрби бүлекчәгә кабул итү хәзер тулы көченә бара. Республика халкы, Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция үткәрү зонасында БПЛА операторлары һәм башка моңа якын белгечлекләр буенча хезмәт итә ала. Бу хезмәтнең төп үзенчәлеге – закон белән гарантияләнгән тотрыклылык һәм югары финанс мотивациясе.
БПЛА операторларына күпме түлиләр?
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итүченең акчалата тәэмин ителеше хәрби званиесенә, вазыйфасына һәм хезмәт стажына бәйле. Әмма төп саннар шактый зур. Махсус хәрби операция зонасында айлык түләү күләме 220 мең сумнан башлана һәм аннан да югарырак булырга мөмкин. Бу – даими түләнелүче “чиста” хезмәт хакы.
Әмма хезмәтнең беренче елындагы гомум керем бер тапкыр бирелә торган түләүләр хисабына шактый югарырак. Контракт төзегәндә хәрби хезмәткәр берьюлы берничә зур сумма ала: 400 мең сум федераль түләү, 1,4 миллион сум – бер тапкыр бирелә торган төбәк түләве, шулай ук хезмәт барышында контрактка кул куйганнан соң ук 200 мең сум һәм аннан соң һәр 180 көн хезмәт иткән өчен түләү. Моннан тыш, БПЛА операторларына, төп окладтан тыш, көненә ике мең сум түләнә.
Әлеге түләүләрнең барысын бергә исәпләгәндә, беренче елдагы гарантияләнгән керем 4 миллион сумнан артып китә.
“Ау” өчен өстәмә түләүләр
Тотрыклы оклад алып кына калмыйча, нәтиҗәлелек өчен, ягъни дошман техникасын юк иткән яисә кулга төшергән өчен өстәмә түләүләр системасы гамәлдә. Ставкалар түбәндәгечә:
Leopard, Abrams, Challenger танкын исә HIMARS системасын кулга төшергән өчен – 1 миллион сум;
Leopard, Abrams, Challenger танкларын юк иткән өчен – 500 мең сум;
HIMARS яисә “Точка-У” системасын юк иткән өчен – 300 мең сум;
вертолетны юк иткән өчен – 200 мең сум;
гадәти танкны юк иткән өчен – 100 мең сум;
башка хәрби техника өчен – 50 мең сум.
Сугышчан бурычларны үтәгән өчен дә 5 меңнән 500 мең сумга кадәр түләүләр каралган. Һөҗүм итү хәрәкәтләре өчен – тәүлеккә 12 мең сум, оборона хәрәкәтләре өчен 10 мең сум түләнә. Штурм отрядларында алга барган һәр километр өчен 50 мең сум бирелә.
Ташламалар һәм социаль яклау
Акчадан тыш, пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү җитди социаль гарантияләр дә бирә. Төп өстенлек — тотрыклылык. Контракт кимендә бер елга төзелә, һәм хәрбинең ризалыгыннан башка аны башка вазыйфага, яки гаскәрләрнең башка төренә күчереп булмый. Контракт срогы тәмамлангач, хәрби хезмәткәр хезмәттән китә яисә контрактны озайта ала.
Моннан тыш, Башкортстан хәрбиләре һәм аларның гаиләләре өчен 50дән артык төрле ташлама каралган. Алар арасында 10 миллион сумга кадәр срогы чыккан кредитларны исәптән чыгару (суд процессы башланган очракта да), кредит һәм салым каникуллары, транспорт салымыннан азат итү, бушлай дәвалану һәм реабилитация, балаларга мәктәпләрдә бушлай туклану, балалар бакчаларына ташламалы рәвештә кабул итү, җәйге лагерьларга юлламалар бар.
Студентларга бюджет урынында укуын яңадан дәвам итү мөмкинлеге белән академик ял бирелә. Хәрби хезмәткәрләр “хәрби хәрәкәтләр ветераны” статусын ала, аларның эш урыннары саклана, ярты елга бер тапкыр түләүле ял бирелә.
Барлык БПЛА операторлары өчен дә Русия Оборона министрлыгының уку үзәкләрендә ике ай укыту оештырылган. Укудан соң хәрби хезмәткәрләр заманча һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәргә ия була, ул гражданлык тормышында да кирәк булырга мөмкин.
Батальонга кемнәр кабул ителә?
Кандидатларга таләпләр чагыштырмача ирекле, әмма аларның үзенчәлекләре бар. FPV-дрон операторлары өчен – 18 яшьтән 35 яшькә кадәр, башка вазыйфалар өчен – 18 яшьтән 45 яшькә кадәр. Минималь белем – комплексларны эксплуатацияләү өчен 9 сыйныф, ә БПЛА белән идарә итү өчен урта һөнәри белем.
IT, радиотехника, авиамодельләштерү өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган кешеләргә, шулай ук дронрейсерларга, киберспортчыларга һәм программистларга өстенлек бирелә. Махсус хәрби операция чорында физик әзерлек дәрәҗәсе бәяләнми, әмма аналитик сәләтләр һәм вак моторика мөһим.
Гаризаны ничек бирергә?
Батальонда хезмәт итү өчен гаризалар Уфа шәһәрендә Октябрь Революциясе урамы, 3нче йорт адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 8-908-358-00-00, 8-995-948-65-41 (9:00дан 18:00гә кадәр).
Шулай ук, теләсә кайсы сайлап алу пунктына яисә хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә, “Дәүләт хезмәтләре” порталы һәм Русиянең Оборона министрлыгы сайты аша онлайн гариза бирергә мөмкин.
Ример НАСРЕТДИНОВ.