+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Барысы да Жиңү өчен
21 Сентября , 15:22

Радий Хәбиров ике хәрби хезмәткәргә дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүләкләрне республика Башлыгы оператив киңәшмәдә тапшырды.

Радий Хәбиров ике хәрби хезмәткәргә дәүләт бүләкләре тапшырдыРадий Хәбиров ике хәрби хезмәткәргә дәүләт бүләкләре тапшырды
Радий Хәбиров ике хәрби хезмәткәргә дәүләт бүләкләре тапшырды

21 сентябрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә кыска вакытлы ялга кайткан ике хәрби хезмәткәргә генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

Бүләккә мотоукчылар взводы командиры Ринат Әбүбакиров һәм взвод командиры урынбасары - укчылар бүлеге командиры Артур Низамов лаек булдылар. Алар хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән фидакарьлекләре, батырлыклары өчен бүләкләнде.

Хәрби хезмәткәрләр республика җитәкчелегенә һәм Башкортстан халкына СВОда катнашучыларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Радий Хәбиров ике хәрби хезмәткәргә дәүләт бүләкләре тапшырды
Радий Хәбиров ике хәрби хезмәткәргә дәүләт бүләкләре тапшырды
Радий Хәбиров ике хәрби хезмәткәргә дәүләт бүләкләре тапшырды
Автор:Денис Таваев
Читайте нас