Бүген пилотсыз системалар һәм техника актив үсә. Исемле бүлекчә сафларына керү өчен нинди таләпләр куелуы турында эксперт сөйләде.
– Төп таләпләр яшькә кагыла – 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр кабул ителә. Аларның күбесе кулларында телефон белән үскән буын. Компьютер технологияләрен белү, кул бармакларының яхшы хәрәкәтчәнлеге, игътибарлылык, зирәклек кебек өстәмә күнекмәләр хупланачак. Реакция тизлеге, карарларны оператив кабул итә белү мөһим.
Әмма күнекмәләр дәрәҗәсе югары булмаса да, яшь кеше аларны шактый тиз үзләштерә ала. Иң мөһиме – теләк булсын. Безнең өчен төп таләп тә нәкъ менә шул.
Белгечлек алып, киләчәктә сугышчы гражданлык тормышында да кирәкле белгеч булачак. Яшь кеше бер ел хезмәт итә ала, аннары хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы буларак кайтачак. Нәтиҗәле хезмәт өчен өстәмә түләүләр дә каралган.
Исемле батальонда бер ел хезмәт итеп, сугышчы үзенең киләчәген тулысынча корырга һәм аякка басарга мөмкин, — диде Муса Гареев исемендәге Башкортстан пилотсыз системалар батальоны вәкиле, генерал Шәйморатов ордены кавалеры Илгиз Солтанморатов.
Фото: bash.news