Вәзгыять бүген шундый: Ватанны саклаучыларның яңа буыны – пилотсыз очу аппаратлары операторлары фронтка бик кирәк. Дүртөйленең батыр егете Искәндәр беренчеләрдән булып бу хәрби һөнәрне сайлаган. Позывное да “Искәндәр” аның. Әлеге вакытта ул Донецк Халык Республикасы территориясендә пилотсыз очкычлар расчеты командиры булып хезмәт итә.
– Сугышның үз законнары, кырыс чынбарлыгы бар. Әмма нинди генә авыр шартларда да кеше өчен туган җир, гаилә, якын кешеләр иң зур кыйммәт булып кала. Нәкъ менә аларның иминлеген яклар өчен мин, хәрби контракт төзеп, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү гаскәрләренә кушылырга карар иттем, – ди “Искәндәр”.
Форма кигәнче, ул күп кенә һөнәрләрне үзләштергән: беренче белеме буенча – пешекче-кондитер, аннары электр-газ ярдәмендә эретеп ябыштыручы булырга укыган, хәрби хезмәткә чакырылганчы, төньякта бораулаучы ярдәмчесе булып эшләгән. Әмма туган илгә дошман янаганда, өйдә ята алмаган – бер дусты белән Ватанны саклаучылар сафына баскан. “Искәндәр”нең үрнәгенә ияреп, икетуган абыйсы да хәрби контракт төзегән. Күптән түгел Искәндәр идарә итүче расчетка “Токио” кушаматлы бертуган энесе дә кушылган!
– Безнең хезмәт абруйлы да, бик җаваплы да, – ди ул. – Пилотсыз очу аппаратлары операторы эше төгәллекне, игътибарлылыкны, сабырлыкны һәм югары әзерлекне таләп итә. Күккә күтәрелгән кечкенә аппарат зур көчкә ия, шуңа оператор һәр гамәлен салкын акыл белән башкарырга тиеш. Ә үзем хезмәт иткән подразделениегә энем килүе бик дулкынландыргыч вакыйга булды. Без, бер гаиләдән чыккан егетләрнең, хәзер язмышлары да бик тыгыз үрелгән. Кичә генә бергә уйнап үскән гади малайлар булсак, бүген инде без иңнәребезгә, башка солдатлар кебек үк, ил язмышын йөкләгән Ватан сакчылары. Янәшәдә якын кешең булу – көч һәм ышаныч бирә. Без хәзер бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз, ә бу хәрби хезмәттә бик кирәк. Авыр чорда туганлык җепләре тагын да ныгый икән.
Дүртөйледә егетләрне әти-әниләре көтә. Әниләре Эльвира почтада эшли, әтиләре Радик – нефтьче. Шундый батыр, акыллы уллар тәрбияләгән өчен алар алдында түбәнчелек белән баш иябез! Мондый егетләр күк йөзен саклаганда, без иртәгәсе көннең якты булачагына ныклы ышана алабыз.
Шул ук вакытта...
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең өстенлекләре турында билгеләп үтик. Биредә хезмәт итү хәвефсезрәк, чөнки ул ут сызыгыннан ерак урнаша. Контракт бер елга төзелә. Ул тәмамланганнан соң, тыныч тормышка кайтырга яки яңасын төзергә мөмкин. Хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамавы контрактта ачык язылган. Башка сугышчылар өчен булган түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә дә тулысынча бирелә, ләкин башка өстенлекләр дә бар. Студентлар контракт төзергә, академик отпуск алырга, ә хезмәттән соң инде бюджетка кире кайтырга хокуклы.
Дошман биләмәләренә уңышлы һөҗүм итүчеләргә өстәмә рәвештә 50000 сумнан 500000 сумга кадәр акча каралган.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.