Нефтекама шәһәреннән бокс буенча тренер Марат Шакиров рингта көндәшенең генә түгел, ә дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүмен дә бик оста кире кага. Чөнки ул 2021 елдан илнең мобилизация резервы сафларында. Шуннан бирле спортчы даими рәвештә республикабызның стратегик объектларын саклауда катнаша.
Тренер “Барс” отряды сугышчыларының нинди бурычлар үтәве турында сөйләде.
– Марат, Сез ни өчен контрактка кул куярга булдыгыз?
– Мин 2011-12 елларда Түбән Новгород өлкәсендә эчке гаскәрләрдә хезмәт иттем. Хәзер ул Росгвардия дип атала. Хезмәтем ошый иде. Шуңа күрә, армияне искә төшерү һәм Ватанны саклауны дәвам итү мөмкинлеге барлыкка килгәч, мин мобилизацион кешеләр резервына керергә карар кылдым. Званием – сержант, мобиль ут төркеменең взвод командиры урынбасары булып торам.
– Берәр төрле әзерлек үттегезме, әллә инде шундук объектларны сакларга җибәрделәрме?
– 2021 елда башта бер айлык уку җыеннары булды. Теорияне искә төшерер, строй, физик һәм ут әзерлеген үтү өчен алар бик кирәк. Ә аннары объектларны саклау өчен елга ике тапкыр җыеннарга чакырдылар. Махсус хәрби операция башлангач һәм БПЛА белән көрәш буенча взводлар барлыкка килгәч, дроннарны һәм башка пилотсыз очу аппаратларын күбрәк өйрәнә башладык. Әлбәттә, төп өстенлек – һава һөҗүмнәрен кире кагу өчен мобиль ут төркеме гамәлләренә.
Әле күптән түгел генә чираттагы җыеннан кайттык. Башта ике атна укулар булды, полигонда шөгыльләндек. Ә аннан соң объектка тәгаенләделәр һәм аны ай ярым сакладык. Предприятиедә җиңелрәк, шартлар да яхшырак. Безнең казарма зур түгел иде. Завод яхшы тукландыра. Су, ризык җитәме, шартлар нинди – болар көн саен тикшерелә. Буш вакыт булса, ял итәргә, телевизор карарга, элемтә булганда туганнар белән аралашырга мөмкин. Ә инде пилотсыз очкычлар хәвефе игълан ителгәндә, һәрберебез үз позициясен ала һәм күкне күзәтә. Курку юк. Киресенчә, кешеләргә, шушы заводка, илеңә файда китерү теләге көчле. Өстеңдәге зур җаваплылыкны яхшы аңлыйсың – бу минутларда син Туган илеңне турыдан-туры яклыйсың.
– Ә кирәкле обмундирование каралганмы?
– Безгә яхшы хәрби форма, аяк киеме: кышкы һәм җәйге комплектлар бирделәр. Әле алар өстенә завод та өстәмә рәвештә итекләр, киез итекләр һәм яңгырдан чыланмас өчен махсус киемнәр бирде.
– Эштән ничек китәсең, шунысын да аңлатып үт әле?
– Повестка алып, җыеннарга китсәм, эш урыны һәм уртача хезмәт хакы саклана. Моңа өстәп, Русия Оборона министрлыгыннан түләүләр каралган.
– Ә гаиләгез Сезнең бу адымыгызны ничек кабул итте?
– Уңай кабул итте, тормыш иптәшем мине һәрвакыт хуплый, һәм бу карарда да икеләнү, каршы килү булмады. Киресенчә, ул: “Мин синең белән горурланам, чөнки син Ватанны саклыйсың”, – ди.
– “Барс” отряды резервына керергә уйлаган, ләкин батырчылык итмәгән кешеләргә ниләр киңәш итәр идегез?
– Чыннан да, илебездә, республикада сакларга кирәк булган стратегик объектлар бик күп, анда кешеләр кирәк. Мин инде биш ел биредә хезмәт итәм. Сүз дә юк, Туган ил чакырса, без аны кайда да якларга әзер. Әмма биредә сүз үзебездә урнашкан заводлар һәм предприятиеләр, саклауга мохтаҗ булган объектлар турында бара. Аларны саклау – мөһим бурыч. Шуңа да “Барс” отрядына чакырам. Туган илебезнең зәңгәр күген, балаларыбыз өчен тыныч тормышны бергәләп тәэмин итик.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.
Нефтекама шәһәре.