

Биредә СВО сугышчыларын һәм аларның гаилә әгъзаларын «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторлары кабул итә. Үзәк МФЦ янында урнашкан, анда документлар белән күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин. Ягъни сугышчыларга кирәкле хезмәтләр һәм ресурслар хәзер «Бердәм тәрәзә» форматында бирелә.
СВО ветераннары һәм хәрбиләрнең гаилә әгъзалары шулай ук психолог, мәшгульлек хезмәте, Социаль фонд, Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлык штабы белгечләреннән ярдәм алачак. Моннан тыш, биредә СВО ветераннары ассоциациясенең урындагы бүлекчәсе рәисе аерым кабинетта урнашачак, ветераннар һәм үзәк хезмәткәрләре карамагында - иркен конференц-зал, уңайлы көнкүреш бүлмәләре.
Фото: "Туймазинский вестник"