Викторга 45 яшь, аның гаиләсе бар. Ул Уфадагы предприятиеләрнең берсендә өлкән оператор булып эшли. Армиядә хезмәт итмәгән, институтта укыганда хәрби кафедраны тәмамлаган. Якын туганнары арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар да юк. Шулай да, Ватан алдындагы бурыч һәм патриотизм төшенчәләре аның өчен мөһим.
Предприятиедә хезмәткәрләргә «БАРС» отрядына кушылырга тәкъдим иткәч, Виктор озак уйлап тормаган.
— Предприятиедә дошманга каршы көрәштә ярдәм кирәклеген әйттеләр, теләүчеләрне «БАРС» отрядына кушылырга чакырдылар. Мин, мөгаен, патриотик хисләр аркасында ризалаштым. Дошман безнең үзебезне яклый алуыбызны күрергә тиеш, — дип аңлата ул.
Аның өчен бу карарның шәхси сәбәбе дә бар. Викторның бабасы Бөек Ватан сугышы фронтларында кан койган, әтисе армиядә хезмәт иткән. Хәзер аның үзенә дә Ватанын саклауга үз өлешен кертү мөмкинлеге туган.
— Оныкларыма күзгә-күз караганда оят булмасын. Мин читтә утырмадым, оборонада катнаштым дип әйтә алырмын, — ди ул.
Офицер званиесендәге Виктор мобиль ут төркеменә командалык итә. Җитәкчелек эшендәге тәҗрибәсе дә ярдәм итә: ул һәр сугышчының көчле якларын күрергә, алар белән уртак тел табарга өйрәнгән.
Куркуга бирелергә ярамый
Бүген пилотсыз очкычлар һөҗүме даими характер ала. Аларның саны да арта. Мәсәлән, 23 сентябрьдә Башкортстан күгендә 20 дрон юк ителгән. Шуңа күрә «БАРС» сугышчыларының хезмәтен тыныч дип атап булмый. Виктор Николаевич беренче вакытта курку хисе булганын яшерми.
— Мондый зур аппарат сиңа таба очканда, өстәвенә ул шартлаткыч белән җиһазландырылган булса, әлбәттә, дулкынланасың. Кайбер дроннарга зарар китерә торган элементлар, мәсәлән, подшипник шарчыклары тутыралар. Алар барысын да диярлек тишеп үтә, хәтта тимерне, автомобильләрне дә зарарларга мөмкин. Әмма безнең бурыч — эмоцияләргә бирелмәү, үзеңне кулга алу һәм хезмәтеңне дәвам итү, — ди ул.
Шуңа күрә отрядка кабул ителгән кешеләрнең физик әзерлегенә генә түгел, психологик ныклыгына да игътибар бирелә. Ихтыяр көче җитәрлек булмаган кешеләрне, гадәттә, медицина комиссиясе вакытында ук ачыклыйлар.
Хезмәткә керешкәнче, яңа сугышчылар сугышчан килешү һәм әзерлек этабын үтә. Виктор әйтүенчә, аларны җитди әзерләгәннәр.
— Предприятиене саклаганда кулланырга туры киләчәк корал белән таныштырдык. Медицина буенча безне фронтта булган инструкторлар әзерләде. Өйрәнүләр катгый булды: безне секундлар хәлиткеч роль уйный торган шартларга әзерләделәр. Жгутны дөрес салу, беренче ярдәм күрсәтү — кайчак үзеңнең яки иптәшеңнең гомерен саклап калырга мөмкин, — дип искә ала ул.
Моннан тыш, сугышчылар радиобәйләнеш буенча әзерлек, сапер эше нигезләрен өйрәнгән, шулай ук FPV-дроннар макетлары белән күнегүләр үткәргән.
— Аларны бәреп төшерергә, һөҗүмнән качарга, мөмкин кадәр чынбарлыкка якын шартларда эшләргә өйрәндек. Боларның барысы да кирәк, — ди Виктор.
Яңа килгән сугышчылар өчен дә, инде хезмәттә булган «БАРС» вәкилләре өчен дә әзерлек даими яңартыла. Һәр дежурлык алдыннан күнегүләр үткәрүнең максаты — белем һәм күнекмәләрне искә төшерү, шулай ук мобиль ут төркемендәге үзара аңлашуны ныгыту.
Һәр минутта - сакта!
Виктор өч елга контракт төзегән. Әмма хезмәт итү тәртибенең үзенчәлеге бар: ул елына алты айдан артык дәвам итми. Ике ай — хезмәттә, ике ай — гадәти тормышта, аннары кабат ике ай хезмәттә.
— Безне боерык буенча ике айга предприятиене саклауга күчерәләр. Бу вакытта уртача хезмәт хакы саклана, өстәвенә Оборона министрлыгыннан да түләүләр килә. Июль аеннан республика Башлыгы указы нигезендә сугышчан дежурлык вакытында да өстәмә түләү каралган — тәүлеккә 2 мең сум, ягъни аена якынча 60 мең сум. Башка социаль ярдәм чаралары да бар. Минемчә, боларның барысы да дөрес, — дип билгеләп үтә ул.
Ике айлык дежурлык вакытында сугышчылар предприятие территориясендә тәүлек әйләнәсе була. Яшәү өчен тиешле шартлар тудырылган. Сугышчан кирәк-яраклар белән тәэмин итүне дә предприятие үз өстенә алган. «БАРС» отрядына керергә теләп тә, хезмәттән куркып торучыларга Виктор контракт шартларының да ачык булуын ассызыклый.
— Беренче контрактта хезмәт итү территориясе күрсәтелмәгән иде. Мин моңа борчылмадым. Хәзер исә контрактта предприятиене саклау хезмәтенең бары тик Башкортстан территориясендә генә башкарылуы ачык язылган. Элекке формадагы контракт төзегән егетләрнең барысына да аны яңадан төзергә тәкъдим иттеләр. Шуңа күрә бу мәсьәләдә борчылырга урын юк, — ди ул.
Әмма сугышчан тревога көне-төне теләсә кайсы вакытта яңгырарга мөмкин. Сигнал алынганнан соң сугышчыларның җыелырга, киенергә, коралларын алырга, кирәкле урынга барып, позициягә басарга һәм күзәтү башларга якынча 20 минуты бар.
Предприятиеләр, нигездә, шәһәр читендә урнашкан һәм аларның үз сак хезмәтләре дә бар. Виктор сөйләвенчә, бер очракта башка предприятие территориясендәге хәлне күзәтергә туры килгән. Анда саклану чарасы буларак өстән тарттырылган махсус челтәрләр генә булган.
— Дроннар һөҗүм иткән вакытта аларның шул предприятиегә ничек керүен күрдек. Зур зыян китерә алмадылар, чөнки челтәрләр күп иде. Әмма БПЛАлар аларны да тишеп үтә ала. Шул вакыйгадан соң куркынычны аңлап, әлеге предприятие дә мобиль ут төркемнәре ярдәмендә сакны көчәйтә башлады, — дип сөйли Виктор.
«БАРС» отрядларының бурычы — кешеләр һәм мөһим инфраструктура объектларының иминлеген тәэмин итү. Предприятиеләрне саклау системасының көчле булуы җәмгыять һәм икътисад өчен дә мөһим. Чөнки тотрыклы эшләүче предприятиеләр, үз чиратында, төбәкнең икътисади тотрыклылыгына һәм киләчәгенә нигез сала.
Фото: Башинформ