

Гордеев билгеләп үтүенчә, дронга идарә итүчеләр подразделениесенең рейтингы сизелерлек арта. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә штабка меңнән артык телефоннан шалтырату килгән. Нигездә компьютер уеннары белән мавыгучы, гаджетлар, компьютерлар һәм башка электрониканы яхшы белгән яшь кешеләр шалтырата. Ләкин бу күнекмәләрдән тыш, булачак БПЛА операторлары яхшы сәламәтлеккә ия булырга тиеш, чөнки хәрби хезмәт — ул физик йөкләнешләр дә.
«Башинформ» агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, батальонда 18–35 яшьлек ир-егетләрне көтәләр. Әмма өлкәнрәк ир-атлар да контракт төзи ала. Алар хәрби бурычларны водитель, механик, электрик буларак үти, хәрби сакны тәэмин итә, дроннар җыя һәм эретеп кора ала, эш барысына да җитә, дип билгеләп үтте Гордеев.
«Сайлап алу бары тик ирекле нигездә алып барыла. Махсус контракт катгый рәвештә бер елга төзелә. Аны озайту турында хәрби хезмәткәр үзе карар итә. Яшьләрнең ата-аналарына мөрәҗәгать итәсем килә. Алар уллары белән горурланырга тиеш, чөнки алар шундый сайлау ясый. Батальон алгы сызыктан куркынычсыз ераклыкта хезмәт итәчәк. Без кемне сайлап алуыбызны һәм аларны кая җибәрүебезне аңлыйбыз. Өйрәтү кимендә бер ай дәвам итә. Бу батальоннан сугышчыны башка берләшмәгә күчерә алалармы? Юк, ышанычлы рәвештә әйтәм: бу кеше исемле батальонга билгеләнгән. Беркем дә аны үз белдеге белән башка җиргә җибәрергә хокуклы түгел. Ул бары тик шушы батальонда гына хезмәт итәчәк, башка подразделениеләргә күчерү хокукы юк. Бер елдан сугышчы герой булып кайтачак һәм укуын дәвам итәчәк. Парта артында башка студентлар белән бергә орден иясе, СВО герое утырачак. Мин студент булсам, Оборона министрлыгы белән контрактны шунда ук имзалар идем», — диде Борис Гордеев.
Ул батальонны формалаштыруның Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров контролендә булуын аеруча ассызыклады. Батальон барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителәчәк һәм гуманитар ярдәм алачак.
Фото: башинформ